2018 елның 21 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Кама Тамагы муниципаль районына чыктылар.
2018 елның 21 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышында катнашты.
2018 елның 21 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Россия лидерлары” конкурсы җиңүчесе, “Линдстрем” ҖЧҖ төбәк директоры Александра Сергеевна Лебедева белән очрашу узды.
2018 елның 19 һәм 20 июнь көннәрендә Казан шәһәре Яңа Савин (район суды рәисе А.Н.Ковальчук катнашында) һәм Идел буе суд районнары җәмәгать судьялары аппатарлары хезмәткәрләре һәм җәмәгать судьялары белән киңәшмәләр узды.
Сабантуй тынычлыкны һәм дуслыкны чагылдыручы, үз эченә милли традицияләрне, туган җир байлыгын һәм табигатьнең уянган чагындагы гүзәллеген җыйган бәйрәм ул. Йөз еллар аша безнең көннәргә килеп җиткән бәйрәмнең төп асылы – милләтеннән, диненнән, яшеннән һәм профессиясеннән бәйсез рәвештә республиканың бар халкын берләштерү.
2018 елның 16 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин Чистай муниципаль районында Сабантуй бәйрәмендә катнашты.
Чистайлыларны сәламләп, Рөстәм Илдус улы аларга Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның сәламләү телеграммасын укыды.
Бәйрәм чаралары барышында министр һәм Чистай районы башлыгы Д.А. Иванов тантаналы шартларда авыл хуҗалыгының иң яхшы эшчеләренә, крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыкларына, оешмаларның һәм предприятиеләрнең алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар.
Бүләкләү тантанасыннан соң ипподромда ат чабышлары башланды, ә мәйданга көрәшчеләр, гер күтәрүчеләр һәм башка спорт төрләрендә ярышучылар чыкты.
Капчык киеп йөгерү, кашыкка күкәй куеп йөгерү, кул көрәше, баганага менү, чүлмәк вату, селкенеп тора торган бүрәнәдән йөрү кебек Сабантуй уеннарында теләгән һәр кеше рәхәтләнеп катнаша алды, милли ризыклар, эчемлекләр сату нокталары да эшләп торды.
2018 елның 21 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Кама Тамагы муниципаль районына чыктылар.
2018 елның 13 июнендә министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе президиумында катнашты. Анда ул җирле референдумда кабул ителгән карарларның үтәлмәве өчен административ җаваплылык турындагы мәсьәлә буенча чыгыш ясады.
2018 елның 9 июнендә Лениногорск районында Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитет утырышы узды. Анда депутатлар җирле үзидарә органнарының территориаль иҗтимагый үзидарә үсеше һәм гражданнарның үз оештырылышлары өчен шартлар булдыру буенча эшчәнлекләрен оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
2018 елның 7 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов республиканың Минзәлә муниципаль районында яшәүче халыкны күчмә кабул итте.
Гражданнарны кабул итү барышында алардан йөк автомобильләрен йорт яны территориясенә кую, гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларга субсидияләр һәм башкаларга кагылышлы сараулар кабул ителде.
Барлык сораулар буенча да тулы аңлатмалар бирелде.
Районга чыгу кысаларында район башлыгы урынбасары К.Р.Нәҗмиев һәм район җирле үзидарәсе органнары хезмәткәрләре катнашында киңәшмә уздырылды, анда муниципаль хезмәтне үстерү муниципаль программасын гамәлгә ашыру, административ комиссия һәм балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе эше, муниципаль норматив хокукый актларны кабул итү һәм бастырып чыгару, әлеге актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру, муниципаль регистрны алып бару турындагы мәсьәләләр каралды.
2018 елның 7 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлеше тикшерелде.
Тикшерү барышында коррупциягә каршы тору буенча җитәкче каршындагы комиссия эшчәнлеге мәьәләләре, хезмәткәрләрнең эш урынында үзләрен тотышлары һәм мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау буенча комиссия эшчәнлеге мәсьәләләре каралды, норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру мәсьәләләре, коррупциягә каршы тору өлкәсендә норматив хокукый база торышы,шулай ук башка программа чаралары үтәлеше өйрәнелде.