2018 елның 15 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 4 дәүләт хезмәткәре квалификация имтиханы бирде, 6 дәүләт хезмәткәре аттестация узды.
Квалификация имтиханы дәүләт хезмәткәренең профессиональ дәрәҗәсен ачыклау өчен уздырыла, аның нәтиҗәләре буенча имтиханны тапшыру һәм чираттагы класс чинын бирү турында яки дәүләт хезмәткәренең квалификация имтиханын бирә алмавы турында карар кабул ителә.
Аттестацияләү комиссиясе тарафыннан 4 дәүләт хезмәткәре квалификация имтиханын бирделәр һәм үз вазыйфалары чикләрендә чираттагы класс чинын алуга лаек дип табылдылар.
Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү аларның профессиональ потенциалларын билгеләүгә, функциональ вазыйфаларын үти алуларын ачыклауга юнәлдерелгән. Гамәли нигездә аттестацияләүнең төп максаты хезмәткәрнең үз вазыйфасына туры киләме юкмы икәнлеген ачыклаудан гыйбарәт.
Тавыш бирүләр нәтиҗәләре буенча, комиссия карары белән 4 аттестацияләнүче үз вазыйфаларына туры килә дип, 1 хезмәткәр – өстәмә профессиональ белемне уңышлы алган очракта үз вазыйфасына туры килә дип, 1 хезмәткәр – үз вазыйфасына туры килә һәм кадрлар резервына кертелүгә лаек дип табылды.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты советы әгъзасы М.Х.Вафин, Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе А.Г. Гатауллин һәм Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институтының хокук кафедрасы доценты В.А. Гуревич катнаштылар.
2018 елның 15 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе каршындагы Координацияләү советы утырышында катнашты һәм норматив хокукый актларга һәм аларның проектларынакоррупциягә каршы экспертиза, шулай ук коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрүнең актуаль мәсьәләләре буенча доклад белән чыгыш ясады.
Чыгышы барышында министр 2017 елда һәм агымдагы елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза ясау нәтиҗәләре турында сөйләде, коррупциягә каршы экспертизаның сыйфатын, бәйсез экспертларның активлыгын арттыру, коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыруга мөмкин кадәр күбрәк гражданнарны һәм оешмаларны тарту кирәклегенә игътибар юнәлтте.
2018 елның 12 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре министр урынбасары А.Г.Галимов рәислегендә “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясе кысаларында оештырылган Урман массивларын чистарту көнендә катнаштылар.
Министрлык хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган традицион акцияне күтәреп алып, Татарстан урманнарының санитар-экологик хәлен яхшыртуга үз өлешләрен керттеләр. “Шәһәр яны урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесенең Столбище урманчылыгы участогы территориясенең бер өлеше чүп-чардан чистартылды.
2018 елның 9 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов республиканың Тәтеш муниципаль районында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашты.
Тәтеш шәһәрендә узган чаралар кысаларында министр урынбасары “Солдаты мая, слава вам навеки!” тантаналы митингында һәм “Үлемсез полк” бөтенроссия акциясендә катнашты.
Чараларда катнашучылар сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Мәңгелек ут янына чәчәкләр салуда катнаштылар. Дан мемориалы янындагы мәйданда солдат кыр кухнясы оештырылган иде, теләгәннәр анда солдат боткасын авыз итеп карый алдылар, үзәк паркта ачык һавада шахмат һәм шашка уеннары оештырылды. Үзәк китапханә каршында “Не смолкнет слава тех великих лет” дип исемләнгән әдәби-музыкаль мәйдан оештырылды. Балалар өчен төрле конкурслар оештырылды, аттракционнар эшләде.
Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары бәйрәм салюты белән төгәлләнде.
Татарстан Республикасында “Иң яхшы муниципаль практика” бөтенроссия конкурсының республика этабы түбәндәге номинациләр буенча уздырыла:
“Шәһәр төзелеше сәясәте, халык яшәеше өчен уңайлы шартлар тудыру һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү”;
“Муниципаль икътисадый сәясәт һәм муниципаль финанслар белән идарә”;
Муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр белән нәтиҗәле “кире элемтә”не тәэмин итү, территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү һәм гражданнарны җирле үзидарәне башка формаларда гамәлгә ашыруга (гамәлгә ашыруда катнашуга) тарту;
“Милләтара тынычлыкны ныгыту, милли сәясәт өлкәсендәге башка чараларны муниципаль дәрәҗәдә гамәлгә ашыру”.
Конкурста шәһәр округлары, шәһәр һәм авыл җирлекләре катнаша ала, алар түбәндәге категорияләргә бүленәләр:
I категория – шәһәр округлары һәм шәһәр җирлекләре;
II категория – авыл җирлекләре.
Муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр белән нәтиҗәле “кире элемтә”не тәэмин итү, территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү һәм гражданнарны җирле үзидарәне башка формаларда гамәлгә ашыруга (гамәлгә ашыруда катнашуга) тарту номинациясе буенча заявкалар , муниципаль берәмлекләр башлыклары тарафыннан имзаланган озату хатлары белән һәм конкурста катнашучыларның номинацияләре һәм категорияләре күрсәтелеп, Татарстан Республикасы Министлар Кабинетының 2017 елның 27 маендагы 313 номерлы карары белән расланган “Иң яхшы муниципаль практика” бөтенроссия конкурсының республика этабын уздыру турындагы нигезләмә нигезендә, 25 нче майдан 15 нче июньгә кадәр “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясенә биреләләр.
Элемтәләр өчен: 420111, Казан шәһ., Батурин ур., 7а, телефон: 292-48-17, Фәррахова Лилия Илдус кызы, Мортазина Эльвира Насих кызы.
Конкурс заявкасы формасы, конкурс заявкасын бәяләү методикасы һәм конкурс заявкасын презентацияләүгә әзерлек буенча методик күрсәтмәләр “Җирле үзидарә” бүлегенең “Иң яхшы муниципаль практика” бөтенроссия конкурсының республика этабы” бүлекчәсендә урнаштырылган.
2018 елның 9 маенда ТР юстиция министры Р.И.Заһидуллин республиканың Чистай районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашты.
Чистай районында традицион митингка җыелучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык һәм автоматлардан өч тапкыр залп биреп искә алдылар. Аннан соң үзәк мәйданда хәрби техника парады башланды, предприятиеләр һәм оешмалар коллективлары колонналары үтте, алар барысы да Мәңгелек ут янына чәчәкләр салу урынына һәм Советлар Союзы Геройлары стеласы янына юнәлделәр.
Районда яшәүчеләрне һәм кунакларны әлеге истәлекле көн белән юстиция министры Р.И.Заһидуллин котлады, район халкына Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы белән котлау телеграммасын укыды. Чистай муниципаль районы башлыгы Д.А. Иванов, РФ Федераль Җыены Фдерация Советы әгъзасы И.Т. Әхмәтҗанов, Чистай шәһәре һәм Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге башлыгы Андрей Пичушкин, сугышта катнашкан Иван Рыкалов та сәламләү сүзләрен җиткерделәр.
Бәйрәм чаралары Скарятин бакчасында дәвам итте, министр анда район башлыгы һәм чакырылган кунаклар белән берлектә “Ватанны саклаучыларга” Хәрби Дан почмагын ачуда катнашты. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен өстәлләр әзерләнгән иде, “Кыр кухнясы” эшләде.
Министр шулай ук район башлыгы белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны С.И. Арсентьевны өенә барып котлады. Кунаклар ветеранга “Фидәкарь хезмәт өчен” медален тапшырдылар. Тыныч дөньяда яшәү бәхете бүләк иткән өчен ветеран адресына җылы рәхмәт сүзләре яңгырады.
Бәйрәм чараларын йомгаклап, Бөек Ватан сугышында катнашучыларны хөрмәтләп Рөстәм Заһидуллин чистайлылар белән бергә “Үлемсез полк” акциясендә катнашты.
2018 елны 9 маенда министр урынбасары Н.В.Рагозина һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнаштылар.
Бәйрәм чаралары Җиңү паркындагы Мәңгелек ут янына чәчәкләр салудан башланды.
Аннан соң министр урынбасары Н.В.Рагозина һәм министрлык хезмәткәрләре үзләренең героик туганнарының фотосурәтләрен тотып “Үлемсез полк” акциясендә катнаштылар.
Акциядә катнашучылар Ирек мәйданы – Карл Маркс урамы – Лобачевский ур. - Кремль ур. – Беренче май мәйданы – Меңъеллык мәйданы маршруты буенча уздылар.
Акциядә катнашучы һәр кеше үз ветеранын, бабасын, бабасының бабасын онытмый, аның белән горурлана. Аларның батырлыгы онытылмый!
2018 елның 8 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова белән берлектә һәм РДХУ КФ фәнни эшләр буенча директор урынбасары Л.А.Гомәров һәм РДХУ КФ тәрбия эшләре буенча директор урынбасары А.Р.Гарифуллина катнашында Россия дәүләт хокук университетының Казан филиалының 3 курс студентлары белән очраштылар.
Н.В.Рагозина студентларга республика Юстиция министрлыгының, аерым алганда, җәмәгать судьяларын матди-техник тәэмин итү өлешендәге эше, гомумән алганда юстиция эше, җәмәгать судьясы аппараты структурасы, җәмәгать судьясы аппаратына эшкә урнашу мөмкинлеге, судта эш үзенчәлекләре, анда эшләү өчен кирәкле квалификация таләпләре һәм башкалар турында сөйләде. Студентлар министрлыкка һәм җәмәгать судьялары суд участокларына барып карарга теләкләре булуы турында белдерделәр.
Очрашу ахырында чыгыш ясаучылар студентларга сайлаган һөнәрләрен үзләштерүгә иҗади якын килүләрен, нәтиҗәле студент тормышы һәм актив гражданлык позициясендә торуларын теләделәр.
Татарстан Республикасында шәһәр һәм районнар территорияләрендә традицион нигездә уздырыла торган ике айлык санитар чистарту кысаларында 2018 елның 5 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, шулай ук республиканың җәмәгать судьялары суд участоклары хезмәткәрләре санитар җыештыруда катнаштылар. Биналар янындагы территорияләр тәртипкә китерелде, яшел зона корыган яфраклардан һәм чүп-чардан арындырылды. Министрлык һәм суд участоклары биналары да тәртипкә китерелде.
2018 елның 7 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә Казан шәһәре административ комиссиясенең Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы белән берлектә ведомствоара электрон хезмәттәшлек симтемасын кертеп җибәрү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы, “Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге” ДУП, Казан шәһәре башкарма комитеты вәкилләре дә катнашты.
Казан шәһәре административ комиссиясе һәм суд приставлары хезмәте вәкилләре система эшләтеп җибәрелде һәм тест режимында эшли дип белдерделәр.