2017 елның 4 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары А.М.Чашин катнашында Татарстан Республикасының Әлки муниципаль районында “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.
2017 елның 30 мартыннан 1 апрельгә кадәр “Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге БЯОРМҮ” ӨББДАУндә шахмат буенча Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы узды.
2017 елның 29 мартыннан 30ына кадәр Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеме бу юнәлештәге эшләрнең торышын тикшерү өчен Татарстан Республикасының Балык Бистәсе муниципаль районына чыкты.
2017 елның 29 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына туры килүләренә аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
2017 елның 29 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова рәислегендә Татарстан Республикасы юстиция министры карамагындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы булды.