2017 елның 23 мартыннан 24енә кадәр Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә Татарстан Республикасы административ комиссияләренең җаваплы секретарьлары өчен “Татарстан Республикасында административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру” квалификация күтәрү курслары узды.
2017 елның 21 мартыннан 22сенә кадәр Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеме бу юнәлештәге эшләрнең торышын тикшерү өчен Татарстан Республикасының Теләче муниципаль районына чыкты.
2017 елның 22 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов расланган график нигезендә Татарстан Республикасының Теләче муниципаль районында яшәүчеләрне күчмә кабул итте.
2017 елның 22 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары А.М.Чашин катнашында Татарстан Республикасының Зеленодольск муниципаль районында “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.
2017 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының хокукый экспертиза һәм норма чыгару эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы советнигы вакантлы вазыйфасын биләү буенча конкурс үткәрелде.
2017 елның 20 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Теләче һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарына чыгуга әзерлек кысаларында Хокук бозуларны профилактикалау буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеме әгъзалары киңәшмәсе узды.
2017 елның 15 нче һәм 17 нче март көннәрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина җитәкчелегендә Татарстан Республикасының Зеленодольск, Чистай һәм Әлмәт суд районнары буенча җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән киңәшмәләр узды.
17 мартта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет 2017 елдагы беренче утырышын уздырыр өчен җыелды.
2017 елның 17 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Татарстан Республикасында зиратларны карап тоту һәм саклауны оештыру мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем утырышында катнашты. Утырыш “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе рәисе М.З.Шакиров рәислегендә узды.