2017 елның 16 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.
2017 елның 16 мартында Татарстан Республикасы Югары Суды Президиумының утырышлар залында яңадан сайланган Татарстан Республикасы Судьялар советының Р.Ф.Гафаров җитәкчелегендәге беренче эш киңәшмәсе узды.
Эшчәнлекләре туктатылган банклар клиентларына – Татарстан Республикасыннан читтә яшәүчеләргә һәм республиканың ерак районнарында яшәүчеләргә хокукый ярдәм күрсәтүне тәэмин итәр өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан эшче төркемгә консультация сорап Skype (prav.help файдаланучысы) түләүсез программасы аша мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булдырылган.
2017 елның 15 мартында Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия утырышы беркетмәсенең 1.5 пунктын гамәлгә ашыру максатыннан Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җитәкчелегендә “Террорчылыкны профилактикалау өлкәсендә җирле үзидарә органнарының “Террорчылыкка каршы тору турында” 2006 елның 6 мартындагы 35-ФЗ номерлы Федераль законда каралган вәкаләтләрне гамәлгә ашырулары” темасына видеоконференцэлемтә режимындагы белем бирү семинары узды.
2017 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс үткәрелде.
“Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 8 һәм 42 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” 2017 елның 22 февралендәге 7-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы белән бик яхшы билгеләренә генә белгеч яки магистр дипломнары алган затлар өчен муниципаль хезмәтнең әйдәп баручы вазыйфаларын биләү өчен муниципаль хезмәт стажына булган квалификация таләпләре бер елдан ярты елга, белгечлек буенча эш стажы исә ике елдан бер елга киметелде (әлеге таләпләр диплом бирелгән көннән өч ел эчендә гамәлдә була).
2017 елның 10 мартында Казан Кремленең Вәкиллекле корпусында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы тору буенча эшләрне координацияләү комиссиясе утырышы узды.
2017 елның 9 нчы һәм 10 нчы март көннәрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Идел буе һәм Совет суд районнары буенча җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән киңәшмәләр узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтләренең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә:
2017 елның 3 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Хокук бозуларны профилактикалау буенча комиссиясенең Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары А.В.Песошин рәислегендә узган чираттагы утырышында катнашты.