2017 елның 2 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Биектау муниципаль районына чыктылар.
2017 елның 2 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Татарстан Республикасында экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында “Әкият” балалар бакчасында узган “Җир шары синең учларыңда” дип аталган экология чарасында катнашты һәм Тәтеш шәһәрендәге кадетлар мәктәп-интернатында узган экология дәресендә чыгыш ясады.
2017 елның 1 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов ТР Дәүләт Советы Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитетының Мамадыш муниципаль районының Тарасово Урманчы авыл җирлекләре торак пунктын булдыру мәсьәләләре буенча эш киңәшмәсендә катнашты.
2017 елның 1 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеге процессында барлыкка килә торган документларны саклау һәм тапшыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
2017 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рогозина җитәкчелегендә Татарстан Республикасының Киров суд районы буенча җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән семинар-киңәшмә узды.
2017 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Ведомствоара координацияләү комитетының хокукый мәсьәләләр буенча Экспертлар советы узды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.заһидуллин алып барды.
2017 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин республика икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин рәислегендә Федерация Советы әгъзалары һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының Татарстан Республикасыннан булган депутатлары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә катнашты.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Казанның Җиңү паркында Дан мемориалы колоннадасындагы Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.