ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 15 февралендә министр урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә Казан шәһәре административ комиссиясе тарафыннан суд приставлары хезмәтенә юлланган административ җәза билгеләү турындагы карарларны үтәү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

 

2017 елның 15 февралендә  Татарстан Республикасы юстиция  министры урынбасары М.М.Ибәтов  Тәтеш шәһәрендә Әфганстаннан  гаскәрләр чыгарылуга 28 ел тулу  уңаеннан оештырылган чарада  һәм Дан монументына чәчәкләр  салуда катнашты.

2017 елның 15 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына туры килүләренә аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.


14
февраль, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 13 февралендә Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс үткәрелде.


10
февраль, 2017 ел
җомга

2017 елның 9 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының “Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының норма чыгару эшчәнлеге турында” коллегия утырышы узды.

2017 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында катнашты һәм “Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 8 һәм 42 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты буенча доклад белән чыгыш ясады. Закон проекты Комитет тарафыннан хупланды.


9
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасына конкурс игълан итә:


8
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

2016 елның 8 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 7 дәүләт граждан хезмәткәренә аттестация уздыру буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.

2017 елның  7 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова рәислегендә  физик  һәм юридик затларга – эшчәнлекләре  туктатылган банклар клиентларына хокукый ярдәм күрсәтү буенча Консультатив төркемнең чираттагы утырышы узды.


7
февраль, 2017 ел
сишәмбе
2017 елның 7 февралендә  Ш.Ш.Яһудин рәислегендә ТР Дәүләт  Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International