ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җәмәгать судьялары аппаратларының аттестация комиссиясе утырышы узды.

Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнары белән мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне һәм башкарма производстволарны үтәү буенча видеоэлемтә режимында киңәшмә үткәрде.


5
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

Юстиция министрлыгы искә төшерә: татарстанлылар ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша җәмәгать судьяларының 190 суд участогына языла ала.


4
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ җитәкчесе Марс Фәтхуллин һәм Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец гражданнарны бергәләп кабул иттеләр. Авыр тормыш хәлендә калган, балалары булган кешеләр түләүсез юридик ярдәм ала алдылар.


1
сентябрь, 2023 ел
җомга

1 сентябрь - ул һәрвакыт үзенчәлекле, дулкынландыргыч бәйрәм. Бүген республиканың барлык мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узды.

Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советы утырышы узды.

 Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман һәм Спас районнары белән мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне һәм башкарма производстволарны үтәү буенча чираттагы киңәшмә үткәрде.

Министрлык хезмәткәре Нурлат муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль районга керүче җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен үтәвен өйрәнү буенча күчмә чара үткәрде.

Чара барышында җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән проблемалы мәсьәләләр тикшерелде, дәүләт вәкаләтләрен үтәгәндә эш нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан тәкъдимнәр бирелде.


29
август, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы искә төшерә: республика халкы “Татарстан Республикасы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү” темасына сораштыруда катнаша ала.

Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча Министрлык комиссиясе утырышы уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International