2022 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Экспертлар советы утырышы узды.
2022 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре арасында «Үз һөнәрендә иң яхшысы» конкурсын оештыру һәм үткәрү комиссиясе утырышы уздырылды.
21 ноябрьдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме утырышы узды.
2022 елның 19 ноябрендә Татарстан Республикасы судлары һәм судьялар җәмгыяте арасында волейбол буенча Чемпионат узды. Татарстан Республикасы судлары һәм судьялар җәмгыяте арасында волейбол буенча Чемпионатны оештыручылар-Татарстан Республикасы Югары суды, Татарстан Республикасы Судьялары советы һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе.
Бүген Казанда «Гаилә бергә» дигән бушлай гаилә кунакханәсендә авыру балалар тәрбияләүче гаиләләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узды. Чара Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ белән берлектә оештырылды.
17-18 ноябрьдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” темасына семинар узды.
Бүген “Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы” ДКУ җитәкчесе Марс Фәтхуллин “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.
Бүген ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы узды, анда Татарстан Республикасында түләүсез юридик ярдәм оештыру турындагы доклад белән юстиция министры Рөстәм Заһидуллин чыгыш ясады. Утырышны фракция җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.
Министрлыкта Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты дәүләт хезмәткәрләренең квалификация имтиханнарын үткәрү буенча аттестация комиссиясе утырышы узды.
Бүген ТР Юстиция министрлыгы Татарстан хокукый мәгълүматының рәсми порталында республика Министрлар Кабинетының махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның балаларына бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне билгеләү турындагы карарын бастырып чыгарды.