Министрлыкта Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты дәүләт хезмәткәрләренең квалификация имтиханнарын үткәрү буенча аттестация комиссиясе утырышы узды.
Бүген ТР Юстиция министрлыгы Татарстан хокукый мәгълүматының рәсми порталында республика Министрлар Кабинетының махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның балаларына бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне билгеләү турындагы карарын бастырып чыгарды.
Юстиция министрлыгында экспертларның норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү буенча ел саен үткәрелә торган республика конкурсына йомгак ясалды.
Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Илдус улы Заһидуллин дәүләт граждан хезмәте һәм муниципаль хезмәтнең максатлары һәм бурычлары турында белем бирү чараларын уздыру кысаларында Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары белән очрашты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре республиканың Бөгелмә районында «2015-2025 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы чараларының үтәлешен планлы тикшерделәр.
“Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы” дәүләт казна учреждениесенең “Гаилә бергә” дигән бушлай гаилә кунакханәсендә авыру балалар тәрбияләүче гаиләләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы уздырачак. Чара Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көненә багышланган.
Бүген “Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы” җитәкчесе Марс Фәтхуллин шәһәр прокуратурасы, Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре Пенсия фонды идарәсе, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Бөгелмә муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге, Бөгелмә районы нотариаты һәм адвокатурасы, районның Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы вәкилләре белән берлектә Бөгелмә районында яшәүчеләрне кабул итте.
Министрлыкта Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме утырышы узды.
Министрлык хезмәткәрләре Аксубай муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен муниципаль районга керүче җирлекләрдән мәгълүмат җыю буенча кирәкле дәүләт вәкаләтләрен үтәүне өйрәнү буенча күчмә чара уздырды.
Бүген Аксубай районы администрациясе бинасында “Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы” ДКУ җитәкчесе Марс Фәтхуллин район халкын кабул итте.