Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кече залында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарының яңа оешкан профильле комиссияләре рәисләре өчен җирле үзидарә, законлылык һәм хокук тәртибе мәсьәләләре буенча ачык ишекләр көне уздырылды.
2021 елның 8 апреленнән «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 2021 елның 8 апрелендәге 18-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә керде. Аның аерым нигезләмәләре 2021 елның 7 һәм 29 июнендә үз көченә керә.
Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов бүген ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче, балигъ булмаган балалар тәрбияләнүче гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча онлайн-режимда узган бердәм кабул итү көнендә катнашты.