Татарстанның Питрәч муниципаль районында "Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы каршындагы фәнни-тикшеренү институты» ФБУ, РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе вәкилләре катнашында «Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары һәм норматив хокукый актлары регистрын алып бару» темасына киңәшмә узды.
Татарстан Республикасына эш визиты белән «Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы каршындагы хокукый мәгълүмат фәнни үзәге» ФБУ җитәкчесе Юрий Даценко һәм җитәкче урынбасары Екатерина Гущина килде.
Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә административ комиссияләрнең җаваплы секретарьлары һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле затлар өчен «Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру» темасына видео аша кабул итү узды.
Юстиция министрлыгында Татарстанның Арча, Балтач, Буа, Югары Ослан, Лаеш, Питрәч, Саба һәм Теләче муниципаль районнарының административ комиссияләренең җаваплы секретарьлары стажировкасы узды.
2021 елның 20 мартында «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 5 мартындагы 8-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә керә.
Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе 24-25 мартта эшне оештыру торышын өйрәнү максатыннан республиканың Әтнә муниципаль районына чыкты.
Хисап чоры башланыр алдыннан җирле үзидарә органнары тарафыннан Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру, аларның үтәлеше турында хисап һәм мәгълүмат бирү мәсьәләсе буенча онлайн-режимда киңәшмә узды.