Җирле үзидарә органнарына тапшырылган Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы затлар арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурс дәвам итә. “Административ комиссиянең иң яхшы җаваплы секретаре” номинациясе буенча конкурста катнашу өчен 10 муниципаль районнан һәм Казан шәһәр округыннан, “Муниципаль регистрны алып бару өчен җирлекләрдән мәгълүмат җыю буенча иң яхшы җаваплы зат” номинациясе буенча – 12 муниципаль районнан заявкалар алынды.
2018 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин Чистай муниципаль районында уку елы башында Белем көненә багышланган чарада катнашты.
Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин 2018 елның 30 августында Чистай муниципаль районында “Кама” яр буенда узган Татарстан Республикасы көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү чараларында катнашты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурс игълан итә.
2018 елның 29 августында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җирле үзидарә органнарының административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү хокукына ия булган урындагы затларын һәм административ комиссияләрнең җаваплы секретарьларын “Административ җаваплылыкка тарту практикасы” темасы буенча видеокабул итте.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2018 елның 27 августыннан 28енә кадәр Аксубай, Лаеш, Чистай муниципаль районнарының юридик хезмәтләре муниципаль хезмәткәрләре стажировкасы узды.
2018 елның 28 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне планлаштыру һәм оештыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлеше тикшерелде.
2018 елның 24 августында “Мега” сәүдә үзәгендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көне уңаеннан гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы оештырылды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы норматив хокукый актлар һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру буенча ел саен уздырыла торган экспертлар конкурсына заявкалар кабул итә башлау турында белдерә (Конкурс турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 14 декабрендәге 943 номерлы карар белән расланган нигезләмә).
2018 елның 22 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре расланган график нигезендә Менделеевск муниципаль районына эш сәфәре кылдылар.