2017 елның 9 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Тәтеш муниципаль районында Сабантуй милли бәйрәмендә катнашты.
Тәтеш районы халкын котлап, Мөхәррәм Мансур улы аларга Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның котлау сүзләрен дә җиткерде.
2017 елның 6 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин “Тәтешнең А.С.Ханжин исемендәге 1 нче УБМ” мәктәбе базасында урнашкан “Маленькая страна” һәм “Панама” мәктәп яны лагерьларын карады. Шулай ук ул Тәтеш шәһәренең “Стендка һәм пуля белән ату буенча республика махсус олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе” белем бирү үзәге филиалы каршындагы “Стендовик” спорт-сәламәтләндерү палатка лагеренда да булды.
2017 елның 5-6 июль көннәрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмати-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасының Бөгелмә һәм Ютазы муниципаль районнарында “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.
2017 елның 1 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка районы Иске Кулатка шәһәр тибындагы бистәсендә Сабантуй милли бәйрәмендә катнашты.
2017 елның 4 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Судьялар советының Лаеш шәһәренең Мәдәният йортында Р.Ф.Гафаров рәислегендә узган утырышында катнашты.
2017 елның 30 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмати-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.
2017 елның 29 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды.
2017 елның 28 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин раслаган график нигезендә республиканың Актаныш, Әлки, Бөгелмә һәм Мөслим муниципаль районнарында яшәүче гражданнарны видео кабул итте.
28 июньдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җитәкчелегендә республиканың шәһәр округлары һәм муниципаль районнары җирле үзидарәләре органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләре өчен видеоконференцэлемтә режимындагы белем бирү семинары узды.
2017 елның 27 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов расланган график нигезендә Зәй муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.