Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы Югары Суды һәм Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе белән берлектә Татарстан Республикасы Минзәлә суд районының 1 нче һәм 2 нче суд участоклары эшчәнлеген өйрәнде.
2017 елның 25 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов һәм ТР Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге башлыгы А.А.Беденьгов Татарстан Республикасы Президенты идарәсенең коррупциягә каршы сәясәт буенча “Татмедиа” басма һәм массакүләм коммуникацияләр республика агетлыгы
2017 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин Тәтеш шәһәрендә РСФСРның атказанган тренеры С.С.Яруллин истәлегенә багышланган стендка ату буенча Россия Кубогының VII этабы ачылышында катнашты.
2017 елның 20 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының хокукый экспертиаз һәм норма чыгару эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы консультанты вазыйфасына вакантлы урынга конкурс үткәрелде.
2017 елның 18 июлендәТатарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов расланган график нигезендә Буа муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.
2017 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Тәтеш муниципаль районында булып, традицион Әтрәс укуларында катнашты.
2017 елның 11 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утызынчы утырышы кысаларында “хөкүмәт сәгате”ндә “Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы законнарны гамәлгә ашыру барышы турында” темасына доклад белән чыгыш ясады.
2017 елның 11 июлендә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утызынчы утырышында депутатлар бертавыштан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында структур бүлекчә башлыгы вазыйфасын биләүче Руслан Рамил улы Нәбиуллинны Саба суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы итеп сайладылар.