ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 22 сентябрендә  Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар үткәрелде.


22
сентябрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкилләре “Державин укулары” XIII халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар. Ул Казан (Идел буе) федераль университеты базасында узды.

2017 елның 22 сентябрендә Казан шәһәре Совет суд районы буенча җәмәгать судьялары суд участогында (Космонавтлар ур., 59 А) янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр узды. Аның кысаларында шартлы янгын чыккан очракта һәм кешеләрне эвакуацияләгән чакта кирәкле күнекмәләр ныгытылды.


21
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 21 сентябрендә  Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар үткәрелде.


20
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 19 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин рәислегендә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Европа Советы белән берлектә гамәлгә ашыра торган “Гражданнарның социаль якланмаган категорияләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү” проекты кысаларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендә законнарны гамәлгә ашыру буенча координацияләү төркеме утырышы узды.

2017 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасының муниципаль хезмәткәрләре өчен “Норматив хокукый актлар проектларын әзерләү” программасы буенча белем күтәрү курсларында чыгыш ясады.

2017 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов видеоконференция режимында уздырылган семинар-киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә коррупциягә каршы, шул исәптән бәйсез экспертлар тарафыннан гамәлгә ашырыла торган экспертизаны тәэмин итүгә һәм уздыруга, шулай ук норматив хокукый актлар һәм норматив хокукый актлар проектлары буенча иҗтимагый фикер алышу мәсьәләләренә багышланган иде.


19
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 18 сентябрендә  Татарстан Республикасы юстиция  министры урынбасары  Н.В.Рагозина җитәкчелегендә федераль бюджеттан Татарстан Республикасы икътисадына акчалар җәлеп итү мәсьәләсе буенча  5 нче эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

2017 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен белем күтәрү курсларын ачты.


18
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның  21 сентябреннән 23енә кадәр Казан федераль университетында “Державин укулары” XIII халыкара фәнни-гамәли конференция узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International