ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 23 нче апрелендә Татарстанда игълан ителгән санитар-эпидемиология ике айлыгы кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре министрлык урнашкан бинаның әйләнә-тирәсен чистарту өчен өмәгә чыктылар.


22
апрель, 2016 ел
җомга

2016 елның 22 нче апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова “Бөтенроссия суд дебатлары 2016” XII  студентлар модель процессының тантаналы ачылышында чыгыш ясады.  Лариса Юрьевна булачак юристларга сәламләү чыгышы белән мөрәҗәгать итте һәм чараның югары дәрәҗәдә оештырылганлыгы өчен оештыручыларга рәхмәт белдерде.

2016 елның 21 нче апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә  Татарстан Республикасы икътисадына дәүләт һәм федераль максатчан программалар буенча федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләләре буенча эш төркеме утырышы узды.


21
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция Министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте вазыйфаларына туры килүләрен ачыклауга юнәлдерелгән  аттестация комиссиясе утырышы узды.


20
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Татарстан Республикасының җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узган тантаналы чарада катнашты.


19
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтләренең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә:

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча совет карары белән Электрон мактау тактасына кертү өчен Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәткәрләре исемлеге расланды.


18
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 13 апреленнән 15енә кадәр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан, Татарстан Республикасы Югары суды һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе белән берлектә, Татарстан Республикасының Лаеш суд районы буенча 1 нче һәм 2 нче суд участоклары эшчәнлегенең оештырылышы тикшерелде.


15
апрель, 2016 ел
җомга

2016 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Югары Суды президиумы залында Р.А.Шәрифуллин рәислегендә узган Татарстан Рспубликасы Судьялар советы утырышында катнашты. 


14
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Казан шәһәре Авиатөзелеш суд районы буенча җәмәгать судьялары суд участокларының яңа бинасын карады (Лукин ур., 2/15 йорт).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International