2016 елның 4 нче маенда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов расланган график нигезендә Татарстан Ресубликасының Лениногорский районында яшәүче гражданнарны кабул итте.
2016 елның 4 нче маенда Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Ибәтов, җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге хезмәткәре Э.Н.Мәрдәнова белән берлектә җирле үзидарә органнарына консультация бирү-методик ярдәм күрсәтү максатыннан Лениногорский һәм Бөгелмә муниципаль районнарына чыктылар.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова рәислегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты һәм Татарстан Рспубликасы министрлыклары аппараты хезмәткәрләре балалары арасында “Алар Ватан өчен көрәштеләр” темасына иң яхшы рәсем һәм “Истә тотарга ант итәбез!” темасына шигырь укучылар бәйгеләренә йомгак ясау буенча жюри утырышы булды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы һәм шәхсән үз исемемнән барчагызны да 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм! Әлеге матур язгы бәйрәм яшәештәге яңарышны, гаиләнең һәм дәүләтнең иминлеген тәэмин итүче иҗади хезмәткә ихтирамны гәүдәләндерә.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын каршылар алдыннан 2016 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаиләләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.
2016 елның 28 нче апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре дәүләт хакимият органнары, Татарстан Республикасының адвокатлар һәм нотариаль палатасы белгечләреннән тупланган мобиль мәгълүмат-консультация бирү төркеме составында Баулы муниципаль районының Кзыл-Яр һәм Исергәп авыл җирлекләрендә гражданнарны кабул итү эшендә катнаштылар.
2016 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмати-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә “Татарстан Республикасының 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешен планлы тикшерү уздырылды.
2016 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс үткәрелде.
2016 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция Министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте вазыйфаларына туры килүләрен ачыклауга юнәлдерелгән аттестация комиссиясе утырышы узды.
2016 елның 25 нче апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Ведомствоара координацияләү комитетының хокук мәсьәләләре буенча Эксперт советы утырышы булып узды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин алып барды.