ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 15 маенда юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина һәм эшләр белән идарә итүче Н.И.Латыйпов “Казан марафоны-2016. Үзеңне тикшер!” марафонында катнаштылар.

2016 елның 14 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Урман утырту көне” дип аталган табигатьне саклау акциясендә катнаштылар.


13
май, 2016 ел
җомга

2016 елның 12 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җитәкчелегендә  җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен “Җирле үзидарә органнары тарафыннан халык алдындагы чаралар турындагы законнарны гамәлгә ашыру” темасына видеоконференция режимында өйрәтү семинары узды.

2016 елның 12 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җирле үзидарә органнары вәкилләре белән Татарстан Республикасының аларга бирелгән аерым дәүләт вәкаләтләрен башкару мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә уздырды.


12
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 11 маенда Татарстан Республикасы Юстиция Министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте вазыйфаларына туры килүләрен ачыклауга юнәлдерелгән  аттестация комиссиясе утырышы узды.

2016 елның 11 һәм 12 май көннәрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында вакантлы вазыйфаларны биләү буенча һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына  кадрлар резервына конкурс үткәрелде.

2016 елның 9 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова республиканың Тәтеш муниципаль районында Бөек Ватан суышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашты.


10
май, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 9 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Үлемсез полк” акциясендә катнаштылар.  Юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин һәм министрлык аппараты хезмәткәрләре үзләренең Бөек Ватан сугышында катнашкан герой туганнарының фотосурәтләрен күтәреп, “Үлемсез полк” рәтендә уздылар.

2016 елның 9 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнаштылар.


8
май, 2016 ел
якшәмбе

Хөрмәтле сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Сезне чын йөрәктән бөек бәйрәм - Җиңү көне белән котлыйм! Бөек Ватан сугышында Җиңү бик кыйммәт хакка яулап алынды һәм совет кешеләреннән бик зур физик һәм рухи көч, фронттагылардан үлемсез геройлык, тыл хезмәтчәннәреннән үз-үзләрен аямый хезмәт куюны таләп итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International