2016 елның 25 маенда Татарстан Республикасы Юстиция Министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте вазыйфаларына туры килүләрен ачыклауга юнәлдерелгән аттестация комиссиясе утырышы узды.
2016 елның 23 маенда министр урынбасары М.М.Ибәтов җитәкчелегендә административ җәзалар билгеләү турындагы Казан шәһәре административ комиссиясе тарафыннан суд приставлары хезмәтенә юлланган карарларның үтәлеше мәсьәләләре турында утырыш узды.
2016 елның 21 маенда Әлмәт шәһәрендә ТР Муниципаль берәмлекләре советының Татарстан Республикасында территориаль иҗтимагый үзидарәләр (ТИҮ) эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча пленар утырышы булып узды. Анда министрлыкның җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештырылыш һәм контрольне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Г.И.Касыймова да катнашты.
2016 елның 18 маеннан 21енә кадәр Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова VI Петербург Халыкара Юридик Форумы эшендә катнашты.
2016 елның 21 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясе кысаларында оештырылган Урманнарны чистарту көне акциясендә катнаштылар.
2016 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Россия дәүләт суд эшчәнлеге университетеның Казан филиалының 15 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.
2016 елның 19 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсендә идарә башлыгы урынбасары Р.М.Рамазанова җитәкчелегендә Татарстан Республикасының гомуми юрисдикция судлары эшчәнлегенә мәгълүмати технологияләр кертү буенча узган эш төркеме утырышында катнашты.
2016 елның 16 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина җитәкчелегендә Казан шәһәренең Вахитов, Авиатөзелеш, Совет, Идел буе суд районнары буенча җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән семинар-киңәшмә уздырылды.
2016 елның 18 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсендә “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.
2016 елның 17 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында “Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма хакимият органнарында һәм Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарында норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү турындагы законнарның үтәлеше турында” доклады белән Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин чыгыш ясады.