2015 елның 30 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин һәм җирле үзидарә өлкәсендә норматив хокукый эш һәм муниципаль регистр бүлеге башлыгы Р.У.Гарипов Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы киңәшмәсендә катнаштылар, аны Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы оештырды, анда шулай ук республика муниципаль берәмлекләр башлыклары урынбасарлары да катнашты.
2015 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова «Россия юристлары ассоциясе» Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе Советы утырышында катнашты.
2015 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Судьялар советының быелгы беренче утырышында катнашты, утырыш Татарстан Республикасы Югары суды Президиумы залында Татарстан Республикасы Югары суды Рәисенең беренче урынбасары Р.Ә.Шәрифуллин рәислегендә узды.
2015 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында Хокук мәсьәләләре буенча ведомоствоара координацион комитетның Татарстан Республикасы Премьер-министры - Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Аппарат җитәкчесе Ш.Х.Гафаров җитәкчелегендәге утырышы булды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт гражданнар хезмәтенең вакантлы вазыйфасына конкурс игълан итә.
2014 елның 27 гыйнварында ТР юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин гражданнарны тузган торактан күчерүнең адреслы республика программасын тормышка ашыру буенча Татарстан Республикасының Чистай районында узган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә барышында гражланнарны тузган торактан күчерү буенча туган проблемалы мәсьәләләр каралды.
1944 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Ленинград шәһәрен немец-фашист гаскәрләре блокадасыннан азат итте. Бу Бөек Ватан сугышының иң трагик, шул ук вакытта батырлык бите дә.
2015 елның 23 январенда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов һәм җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик бүлеге начальнигы М.А.Пашкова җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсендә катнаштылар. Киңәшмә гражданнарны 2013-2015 елларда тузган торактан күчерү Республика программасын тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган иде һәм ул Татарстан Республикасы торак һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында видеоконференция форматында үткәрелде.
Хөрмәтле студентлар берләшмәсе, Россия студентлары көне белән иң ихдас котлауларымны кабул итегез!
2015 елның 23 январендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомоствоара координацион комитетның Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова рәислегендә эксперт советы утырышы үтте.