2013 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында эш төркеме җитәкчесе, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты М.М. Галимәрданов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча 12 нче эш төркеме утырышы уздырылды.
2013 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Һади Такташ урамындагы 43/20 нче йортта урнашкан җәмәгать судьялары аппараты бинасындагы ремонт эшләрен карап һәм тикшереп кайту өчен Министрлык белгечләре белән Чаллы шәһәренә барды.
2013 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында аттестация комиссиясе утырышы уздырылды, комиссия Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты дәүләт граждан хезмәткәрләренең белемнәренә һәм күнекмәләренә бәя бирде.
2013 елның 30 октябрендә “Казан” ММҮ конференц-залында “Муниципаль берәмлекләрнең тормыш эшчәнлегенең актуаль проблемаларын хәл итүдә депутат берләшмәләренең роле” темасына семинар уздырылды, ул “Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан төзелгән иде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:
2013 елның 29 октябрендә Аксубай муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетының күчмә утырышы уздырылды. Комитет утырышында җирле үзидарә органнары проблемалары буенча, аерым алганда, Татарстан Республикасы законнарының Аксубай муниципаль районында җирле үзидарә органнарында кадрлар белән эшләү буенча гамәлгә ашырылышы каралды.
2013 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында аттестация комиссиясе утырышы узды, комиссия Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппараты дәүләт граждан хезмәткәрләренең белемнәренә һәм күнекмәләренә бәя бирде.
2013 елның 24-25 октябрендә Мәскәүдә Россия Юстиция министрлыгы каршындагы Хокукый мәгълүматның фәнни үзәге базасында 4 нче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уздырылды, ул федераль регистрлар һәм дәүләт реестрларын алып баруга, аларны дәүләт функцияләрен башкару өчен куллануга һәм актуаль хокукый мәгълүматка керү мөмкинлеген тәэмин итүгә багышланды.
2013 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык бишенче утырышында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов түбәндәге Татарстан Республикасы закон проектларын тәкъдим итте:
2013 елның 20 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов ТНВ телеканалына “7 дней” программасында фәнни шәһәрчек белән килеп туган ситуациягә комментарий бирде.