ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе
2012 елның 21-22 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасында “Халыкча балык тоту – 2012” Бөтенроссия фестиваленең дүртенче йомгаклау этабы булды. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге җитәкчесе урынбасары Антон Воробьев, әлеге бәйгедә катнашып, фестивальнең “Халык балыкчысы” дигән төп номинациясендә мактаулы 3 нче урынны алды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаментына яшь белгечләрнең килүе, шулай ук җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү юнәлешләре спектрының киңәюе, законнардагы даими үзгәрешләр Департаментка яңа килгән һәм анда эшләүче белгечләр өчен системалы укулар оештыру ихтыяҗын тудырды.

24
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Шимбә көнне, 2012 елның 23 сентябрендә, Казанда «Татарстан кроссы– 2012» массакүләм республика узышлары булды. Икенче ел рәттән чабыш кысаларында велисопедчылар да узыша, шул исәптән министрлар һәм республика һәм дә федераль дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре үзара көч сынаша. 5 километрга тигез дистанциягә велокроссның VIP-узышында финишка беренче булып Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов килде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Хокук бозуларны профилактикалау комиссиясе рәисе Ә.Ә.Сәфәров йөкләмәсе нигезендә 2012 елның 18 - 20 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Хокук бозуларны профилактикалау комиссиясенең эш төркеме тарафыннан Татарстан Республикасы Бөгелмә һәм Ютазы муниципаль районнарында   хокук бозуларны профилактикалау буенча эшне оештыру торышын өйрәнү буенча Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов җитәкчелегендә комплекслы күчмә тикшерү үткәрелде.

21
сентябрь, 2012 ел
җомга
2012 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы гражданнарын видео аша кабул итү булды, аны Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов уздырды. Видео аша кабул итүдә Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы башлыгы Н.М.Нәгыймов катнашты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе эшчәнлеген тәэмин итү секторы мөдире, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе эшчәнлеген тәэмин итү секторының әйдәүче киңәшчесе, Казан шәһәре Киров районының 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.

20
сентябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
2012 елның 21 сентябрендә Россия юристлары ассоциациясе Түләүсез юридик ярдәм көнен уздыра.

19
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген, 2012 елның 19 сентябрендә,Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының суд утырышы секретаре дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс булды.

18
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе
Узган җомгада, 2012 елның 14 сентябрендә, Татарстан Республикасы Чирмешән районы җәмәгать судьясы суд участогының яңа бинасын тантаналы ачу чарасы булды.
Кичә, 2012 елның 17 сентябрендә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча тапшырылган вәкаләтләрнең бер өлешен гамәлгә ашыру өчен муниципаль районга бирелгән субвенцияләрнең гомуми күләмен билгеләү өчен норматив исәпләү методикасын килештерү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International