ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе
2012 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының утырышлар залында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының киңәйтелгән утырышы булды. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов йөкләмәсе буенча Комитет утырышында индивидуаль торак төзелеше өчен бүлеп бирелгән җир кишәрлекләрендә күпфатирлы йортлар төзү мәсьәләсе каралды.

14
сентябрь, 2012 ел
җомга
2012 елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге белгечләре 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларының ТР Чүпрәле муниципаль районында үтәлешенә күчмә тикшерү үткәрде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Казан шәһәре Мәскәү районы 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.

13
сентябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз икенче утырышында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы итеп сайлап куелды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз икенче утырышы барышында депутатлар икенче укылышта республика территориясендә федераль законнарда каралган квалификацияле түләүсез юридик ярдәм алуга РФ гражданнарының хокукларын тәэмин итү белән бәйле мөнәсәбәтләрне җайга салучы“Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” закон проектын кабул иттеләр.

12
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Кичә, 2012 елның 11 сентябрендә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы буенча РФ ФС Дәүләт Думасының Пленар утырышында “Россия Федерациясе субъектларында җәмәгать судьяларының гомуми саны һәм суд участокларының исәбе турында” Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында” федераль закон проекты (Татарстан Республикасында җәмәгать судьяларының санын арттыру турында) каралды.

11
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Казан шәһәре Яңа Савин районы 10 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты, Казан шәһәре Киров районы 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты, һәм ТР Чистай районының 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфаларын биләп торуга конкурс игълан итә.

10
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе
2012 елның 7-10 сентябрь көннәрендә Казанда “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәләре командалары арасында III Бөтенроссия футбол турниры булды. Аны “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге оештырды. Турнирның җиңүчесе һәм Россия юристлары ассоциациясенең төбәк бүлекчәләре арасында иң көчле футбол командасы исеменә РЮАнең Киров төбәк бүлеге командасы лаек булды.
2012 елның 8 сентябрендә, шимбә көнне, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләре арасында II Спартакиада кысаларында “Ватан” стадионында футбол буенча ярышлар булды. ТР Юстиция министрлыгы командасы 2 уен үткәрде

7
сентябрь, 2012 ел
җомга
6 сентябрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының киңәйтелгән утырышы булды. Комитет Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов йөкләмәсе буенча индивидуаль торак төзү өчен бүлеп бирелгән җир кишәрлекләрендә күпфатирлы йортлар төзү өлкәсенә караган, шулай ук җир кишәрлекләренең кадастр бәясе белән бәйле урнашкан вәзгыятькә кагылышлы кискен мәсьәләләрне карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International