ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2012 ел
җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында һәр елны җәйге чорда югары һөнәри белем бирү мәгариф учреждениеләре студентлары җәйге практика узалар. Югары уку йортлары студентлары практикасы югары белем бирүнең төп  уку-укыту программасының бер өлеше булып тора һәм Министрлык белән югары уку йортлары арасында төзелгән хезмәттәшлек һәм белгечләр әзерләү турында  шартнамәләр нигезендә оештырыла.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече һәм Казан шәһәре Совет районының 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.


5
июль, 2012 ел
пәнҗешәмбе

2012 елның 4 июлендә Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогында җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты белгечләренә җирлек башлыклары белән очрашу оештырылды.

2012 елның 4 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты консультанты, Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаментының җирле үзидарә органнары эшчәнлеге өлкәсендә хокукый тәэмин итү һәм контроль бүлегенең әйдәп баручы консультанты һәм Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаментының җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфаларын биләп торуга конкурс булды.


4
июль, 2012 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ТР Чаллы шәһәре 11 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре һәм Казан шәһәре Совет районы 9 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.

3
июль, 2012 ел
сишәмбе
2012 елның 29 июнендә Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы судьялар советының чираттагы күчмә утырышы булды. Анда республика судьяларының һәм суд хезмәткәрләренең хәйрия эшләре һәм спорт белән шөгыльләнүләре турында барды.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең хокук бозуларны профилактикалау комиссиясенең эшче төркеме оештыру киңәшмәсен үткәрде. Аны Татарстан Республикасы юстиция министры, эшче төркем җитәкчесе М.М.Корманов алып барды.

2
июль, 2012 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты бүлекләре тарафыннан җирле үзидарә органнарына мәгълүмат-консультация һәм юридик ярдәм күрсәтү буенча башкарыла торган эшне дәвам итеп, Кама Тамагы муниципаль районы җитәкчелеге үтенече буенча районның муниципаль органнары белгечләренә һәм җирлек башлыкларына хокукый ярдәм күрсәтелде.

29
июнь, 2012 ел
җомга
27-28 июньдә Министрлыкның актлар залында быелгы елның эш планына ярашлы рәвештә аппарат хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының Тармакара бердәм электрон документлар әйләнеше системасында эшләргә өйрәттеләр.

28
июнь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлык аппараты дәүләт граждан хезмәткәрләрен биләп торган вазыйфаларына туры килүгә аттестацияләү булды. Кандидатларның белемнәре, граждан хезмәтен узу турында тапшырылган документларына нигезләнеп, түбәндәгеләрнең  хезмәт эшчәнлеген башкарулары биләп торган вазыйфаларына туры килә дип табылды:

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International