ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
2007 елдан икенче бала тапкан яки улыкка (кызлыкка) алган россиялеләрне дәүләт ана капиталы белән тәэмин итә - бүген ана капиталы 299 731 сум. Икенче баланы улыкка (кызлыкка) алган ялгыз ата яки ир-ат шулай ук шундый ярдәмгә хокукы бар. 
2009 елның 09 декабрендә, коррупция белән көрәшү буенча Бөтендөнья Көне уңаеннан ТР Юстиция министрлыгының закон проектлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасары И.А.Гомзик һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге өлкәсендә хокукый тәэмин итү һәм тикшерүдә тоту бүлегенең әйдәп баручы белгече А.А.Беденьгов «Коррупциягә каршы экспертиза: федераль, төбәк һәм муниципаль аспектлары» бөтенроссия фәнни-практик семинарда катнаштылар. Семинарны Икътисад, идарә һәм хокук Институты, шулай ук Татарстан Республикасы Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге оештырды.

9
декабрь, 2009 ел
чәршәмбе
«Представительная власть - XXI век» (№7/94,2009 ел (08.12.2009) журналында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Кормановның «Законодательные проблемы роспуска законодательного органа субъекта Российской Федерации» исемле статьясы басылып чыкты. Анда автор Россия Федерациясе субъектының закон чыгару органы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуның өстәмә очраклары турында сөйли.
Студент отрядлары сайлый алалар: җәмәгать учреждениеләре статусынмы яки җәмәгать оешмалары статусынмы. ИА REGNUM Новости корреспонденты хәбәр итүенчә, 9 декабрьдә "Мәгариф турында" РФ законының 50 статьясына һәм “Югары һәм югары уку йортыннан соң һөнәри белем турында” федераль законның 16 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын РФ Дәүләт Думасы өченче укылышта кабул итте.

8
декабрь, 2009 ел
сишәмбе
“ФСХ белгечләре хәбәр итүенчә, ведомство сайтында "Үз бурычыгызны белегез" сервисы эшли башлады”,- дип хәбәр итә "Баш бухгалтер". Аның ярдәмендә гражданнар милек, транспорт һәм җир салымнары буенча бурычлары турындагы мәгълүматны белә алачаклар һәм № ТД документ формасы буенча түләү документын бастыра алачаклар.

7
декабрь, 2009 ел
дүшәмбе
Күп фатирлы йортларны һәм (яки) күчемсез милекнең башка объектларын өлешле төзүдә катнашу турында закон таләпләрен бозган өчен җаваплылык билгеләүче Административ хокук бозулар турындагы РФ кодексының 14.28 статьясындагы 1 өлешенең диспозициясе ачыкланды.
РФ Югары суды РФ Юстиөия министрлыгының 03.11.2005 елдагы 205 номерлы боерыгы белән расланган төзәтү учреждениеләренең эчке тәртибе кагыйдәләренең (адвокатлар гаепле белән очрашу бүлмәсенә элемтә чараларын алып керә алуны рөхсәт итә торган бүлегендәге) 76 һәм 80 пунктларын гамәлдә түгел дип таныды.

5
декабрь, 2009 ел
шимбә
2009 елның 4 декабрендә Екатеринбургта Юристлар көнен бәйрәм иттеләр һәм  "Ел юристы" премиясен тапшырдылар. Чарада Граждан, җинаять, арбитраж һәм процессуаль законнар буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе – Россиянең Юристлар Ассоциациясе рәисе (РЮА) Павел Крашенинников, РЮА рәистәше - РФ Хисап палатасы башлыгы Сергей Степашин һәм РЮА рәистәше, РФ Президенты киңәшчесе Вениамин Яковлев катнаштылар.

4
декабрь, 2009 ел
җомга
2009 елның 3 декабрендә узган дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышында ТР юстиция министры М.М.Корманов «Комарлы уеннарны оештыру һәм үткәрүне дәүләт җайга салуы өлешендә Татарстан Республикасының аерым закон актларының (закон актлары нигезләмәләренең) үз көчен югалтуын тану турында» Татарстан Республикасы законы проектын тәкъдим итте.
2009 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты хезмәткәрләре җирле үзидарә органнарының тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен башкаруларын контрольдә тотуны гамәлгә ашыру максатларында Кукмара муниципаль районында узган күчмә чарада катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International