ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
16 декабрьдә 260-нчы пленар утырышта Федерация Советы   "Россия Федерациясеннән чыгу һәм Россия Федерациясенә керү тәртибе турында" Федераль законга кертелгән үзгәрешләрне хуплады. 

16
декабрь, 2009 ел
чәршәмбе
Бүген Федерация Советы “ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм күрсәтү механизмнарын һәм шартларын ачыклау өлешендә "Ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм күрсәтү буенча өстәмә гарантияләр турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законны хуплады.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Яңа Чишмә районының 1 нче суд участогы  җәмәгать судьясы аппаратында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфасын биләп торуга конкурс узды.

15
декабрь, 2009 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов, күчмә кабул итүләр графигына нигезләнеп, Лениногорск шәһәрендә гражданнарны күчмә кабул итүне уздырды. Кабул итүгә барлыгы 29 кеше килде.
Дәүләт Думасы депутатлары февральдә югары уку йортларында (ЮУЙ) инновацион үсеш белән бәйле белгечлек буенча укый торган студентларга армиядән отсрочка бирә торган закон проектын кертергә ниятлиләр. Бу турыда Газетада Мәгариф буенча Дәүләт Думасы комитеты депутаты Виктория Черкесова хәбәр итте.

14
декабрь, 2009 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы узды. Ведомствоара комитет әгъзалары «Россия Федерациясе Бюджет кодексының 46 статьясына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын карап тикшерделәр һәм хупладылар (РФ ТР буенча Федераль монополиягә каршы хезмәте идарәсе тарафыннан эшләнде).
Узган атна ахырында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты җитәкчесе М.Х.Вафин Арча муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итүне уздырды.

12
декабрь, 2009 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлык Аппараты хезмәткәрләре өчен «Министрлык коллективында ришвәтчелек фактларына түземсезлек обстановкасы формалашу, хезмәт мәнфәгатьләренә зыян китерә торган усал ниятләр барлыкка килү» темасына лекция узды. Әлеге чарада  ТР буенча ЭЭМ Икътисадый җинаятьләр белән көрәш идарәсе бүлеге җитәкчесе Р.К.Акчурин, ТР коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегенең баш киңәшчесе Е.Н.Гатцук, коррупциягә каршы көрәш турында законнар башкарылуын күзәтүдә тоту бүлеге прокуроры Л.М.Андреева катнаштылар.

11
декабрь, 2009 ел
җомга
РФ Дәүләт Думасы РФ субъектлары башлыкларын раслау процедурасын ачыклый торган президент законы проектын өченче, соңгы укылышта кабул итте.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР Законнар җыентыгын формалаштыру һәм бастырып чыгару буенча киңәшмә узды. Киңәшмә утырышында ТР Дәүләт Советы, ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты вәкилләре катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International