ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2009 ел
чәршәмбе
РФ Президенты Д.Медведев «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» ФЗга кул куйды. Закон күчемсез милеккә булган хокукларны теркәү системасын, кадастр хисабын алып баруны, шулай ук күчемсез милеккә хокукларны Бердәм дәүләт теркәвенә алуның кайбер мәгълүматларын биргән, килешүләр һәм документлар нөсхәсен биргән өчен түләтү режимын үзгәртүне күздә тота һәм тиешле мәгълүматларны түләүсез алырга хокуклы затлар исемлеген тулыландыра. 
Кичә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров,  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җитәкчелегенең 2009 елның 2 ярты еллыгына гражданнарны күчмә кабул итү графигына нигезләнеп, Зәй шәһәрендә күчмә кабул итүне уздырды.

22
декабрь, 2009 ел
сишәмбе
“Гражданнарны дәүләт аккредитациясе булган югары һөнәри белем бирү учреждениеләренә кабул итү тәртибен раслау турында” 21.10.2009 елдагы 442 номерлы РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә гражданнарны дәүләт аккредитациясе булган ЮУЙна кабул итүнең бердәм тәртибе билгеләнде. Ул хәрби һөнәри белем бирү программаларын һәм дәүләт серен тәшкил итүче мәгълүматлары булган программаларны гамәлгә ашыручы учреждениеләргә таралмый. ЮУЙ еллык кабул итү программаларын эшләргә тиешләр, әмма алар бердәм тәртипкә каршы килергә тиеш түгелләр.
РФ Президенты  «Ветераннар турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” ФЗ кул куйды.  Закон нигезендә БВС ветераннарын, БВС инвалидларының һәм БВСда катнашучыларның гаилә әгъзаларын федераль бюджет акчалары исәбенә торак белән тәэмин итүне күздә тотучы  үзгәрешләр кертелә.

21
декабрь, 2009 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында «2013 елда Казан шәһәрендә узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы оештыру һәм үткәрү һәм  Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон проектын эшләп бетерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Вакыт һәрвакыт кыйммәт санала. Юлда үткән вакыт, бигрәк тә бөкеләрдә үткәргән вакыт кыйммәт. Автомобиль яратучылар юлга чыгар алдыннан таныша ала ала торган хәрәкәтне чикләү турында мәгълүмат әлеге югалтулардан саклый ала. Хәзер чикләүләр турында машина йөртүчеләр һәм җәяү йөрүчеләр 30 көн алдан белә алачаклар: юлларда тиешле тамгалар, ә Интернетта һәм ММЧда узачак чаралар турында мәгълүматлар барлыкка киләчәк. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кулланылган очракта мәгълүмат тиз арада таратылачак.  Әлеге яңалык 2009 елның 27 августындагы 149 номерлы РФ Транспорт министрлыгы боерыгы нигезендә билгеләнде.

19
декабрь, 2009 ел
шимбә
Икътисад, идарә һәм хокук институтында (Казан шәһәре) Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән берлектә " Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында юридик клиникалар эшчәнлеге һәм  халыкка юридик ярдәм күрсәтү» II Төбәкара семинар-киңәшмә оештырылды.

18
декабрь, 2009 ел
җомга
«Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте» комплекслы программа кысаларында ТР Башкарма хакимияте органнары һәм ТР җирле үзидарә органнары ТР дәүләт хакимияте органнарының Ведомствоара электрон документлар әйләнешенең бердәм системасын кулланып эшлиләр. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы электрон документлар әйләнешенә 2006 елның июлендә тоташтырылды.
Бердәм Россия депутатлары төркеме Дәүләт Думасына яшәү торакларын хосусыйлаштыруны 2013 елның 1 мартына кадәр озайта торган закон проектын керттеләр. Гамәлдәге законга нигезләнеп, гражданнар үз фатирларын 2010 елның 1 мартына кадәр хоусыйлаштыра алалар.

17
декабрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Министрлыкның җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыруны өйрәнү һәм аппаратларына методик ярдәм күрсәтү эшенең иң мөһим төрләреннән берсе булып белгечләрнең урыннарга күчмә чыгулары санала. Шул күчмә чыгулар барышында эшне оештыру һәм җәмәгать судьялары архивлары эше белән бәйле, гражданнарга җәмәгать судьялары эше турында мәгълүмат бирү, суд статистикасын алып бару, суд участоклары биналарының яктыртылуын матди-техник тәэмин итү, законнарны һәм суд практикасын системалаштыру, җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең һөнәри әзерлекләрен күтәрү

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International