ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2009 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфаларын биләп торуга конкурс узды.

16
март, 2009 ел
дүшәмбе
Чернобыльдә катнашучыларга физик затларның милкенә салым түләү буенча ташламага хокукларны кайтаралар. REGNUM хәбәрчесе хәбәр иткәнчә, буенча, “Физик затларның милкенә салымнар турында” РФ законының 4 статьясына үзгәреш кертү турында” законы проектын РФ Дәүләт Думасы өченче укылышта кабул итте.
Үткән атна ахырында Яр Чаллы шәһәрендә Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукын яклау буенча Республика комиссиясе утырышы булды. Аның эшендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукын яклау буенча комиссияләрнең җаваплы секретарьлары, Яр Чаллы шәһәренең хокук бозуларны кисәтү системасы учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты. ТР Юстиция министрлыгыннан вәкил булып ТР юстиция министры урынбасары, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукын яклау буенча Республика комиссиясе әгъзасы М.Х.Вафин барды.

12
март, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конкурс комиссиясе утырышы узды.

11
март, 2009 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров рәислегендә Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен тормышка ашыру буенча Республика программасын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышы узды.
6 мартта Суд приставлары Федераль хезмәте директоры – Россия Федерациясенең баш суд приставы Парфенчиков А.О. һәм Федераль нотариаль палата вице-президенты Кашурин Н.И. Суд приставлары Федераль хезмәтенең территориаль органнары җитәкчеләре – Россия Федерациясе субъектларының баш суд приставларына, Россия Федерациясе субъектларының нотариаль палата җитәкчеләренә, нотариусларга нотариусның башкарма язуын башкару тәртибе турында хат юлладылар.

10
март, 2009 ел
сишәмбе
Хөкүмәтнең рәсми сайты хәбәр иткәнчә, РФ Премьер-министры Владимир Путин “Саклык банкы кертемнәре буенча РФ гражданнарының аерым категорияләренә компенсация түләүләрен 2009 елда гамәлгә ашыру тәртибе турында” 2009 елның 2 мартындагы 188 номерлы карарны имзалады.
“2006-2008 елларга Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен тормышка ашыру буенча Республика программасын раслау турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 16.10.2006 елдагы 516 номерлы карары нигезендә, Татарстан Республикасы министрлык һәм ведомстволары, Россия Федерациясе башкарма хакимият органнарының Татарстан Республикаасы буенча территориаль органнары, иҗтимагый берләшмәләр биргән мәгълүматларга нигезләнеп Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы югарыда күрсәтелгән Программаны башкару нәтиҗәләре турында мәгълүмат әзерләде.

7
март, 2009 ел
шимбә
Россиядә Мәгълүмати җәмгыятьне үстерү советының Мәскәү шәһәрендә уздырылган утырышында РФ Президенты Д.А.Медведев совет утырышында катнашучылар алдында 2015 елга безнең илебез мәгълүмати киңлек үсеше илләренең алдынгы егермелегенә керүне тәэмин итәрлек тиешле чараларны эшләү бурычын куйды, ике ел эчендә Россияне бөтендөнья мәгълүмат җәмгыятенә кертү өчен кирәкле шартлар булдыру мөһим.

5
март, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында конкурс комиссиясе утырышы булып узды. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге әйдәүче белгече Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфасын биләп торуга конкурста 3 кандидат катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International