Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры, эшче төркем җитәкчесе М.М.Корманов рәислелегендә Татарстан Республикасы территориясе схемаларын эшләүдә эшче төркем утырышы узды. Республика территориясе схемаларын эшләүдә эшче төркем составы 27.02.2009 елдагы 254-р номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Идарәсе тарафыннан расланган.
Кичә Кремльдә коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру Республика советы утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов “2006-2008 елларга Татарстан Республикасы коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен тормышка ашыру Республика программасын булдыру нәтиҗәләре турында “ мәгълүматы белән чыгыш ясады, Пограмманы тормышка ашыруның берничә аспектлары хакында сөйләде.