ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2009 ел
сишәмбе
2009 елның 10 мартындагы 130 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә эш урыннарын биләп тору өчен башка җиргә күченгәндә эш эзләүче гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү тәртибе расланган.

6
апрель, 2009 ел
дүшәмбе
Президент “Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законга һәм “Сәяси партияләр турында” Федераль законга кул куйды.

4
апрель, 2009 ел
шимбә
Татарстан Республикасы югары уку йортларының юридик факультетлары һәм бүлекләре студентлары арасында ТАССР юстиция министры Ә.Г.Таҗетдинов истәлегенә багышланган Республика конкурсының беренче туры узды.

3
апрель, 2009 ел
җомга
31 марттан 2 апрельгә кадәр Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты эшче төркеме хокук бозуларны профилактикалау эшен комплекслы тикшерүне үткәрү максаты белән Татарстан Республикасының Әтнә һәм Питрәч муниципаль районнарына чыкты.
Татарстан Республикасының муниципаль хокукый актлары Регистрына кертү өчен муниципаль хокукый актларны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына тапшыруда методик ярдәм күрсәтү максатында Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге белгечләре кичә Татарстан Республикасы Зеленодольск Васильево шәһәр тибындагы поселогына һәм муниципаль районының Новопольск авыл җирлегенә бардылар.

2
апрель, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Кормановның Саха республикасы (Якутия) Президенты каршында Хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясенең эшче төркем әгъзалары белән очрашу узды. Эшче төркемне Дәүләт төзелеше һәм законнары буенча Саха Республикасы (Якутия) дәүләт Җыенының (Ил Тумэн) Даими комитет рәисе О.В.Макиенко җитәкләде.
31 мартта Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә Канада һәм Россия тәҗрибәсе буенча җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә үзәк һәм төбәкләр арасындагы вәкаләтләрне бүлеш мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды. Федрализм буенча җирле экспертлардан тыш, фикер алышуда Федерацияләр форумының президенты һәм генераль директоры Джордж Андерсон катнашты.

1
апрель, 2009 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты граждан хәләте актларының язмалары Идарәсенә граждан хәләте актларының дәүләт регистрациясе буенча Россия Федерациясе вәкаләтләренең җирле үзидарә органнары тарафыннан тормышка ашырылуы өлкәсендәге эшчәнлекнең координациясен һәм методик тәэмин ителүен тикшерү һәм күзәтүне тормышка ашыру вәкаләтләре йөкләтелгән.
“Татарстан Республикасында административ реформаның икенче этап Концепциясен һәм Татарстан Республикасында административ реформаның икенче этап Концепциясен тормышка ашыру чаралары планын раслау турындагы” 2009 елның 12 мартындагы 144 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары нигезендә түбәндәге Татарстан Республикасындагы административ реформаның икенче этап максатлары билгеләнгән:

31
март, 2009 ел
сишәмбе
Дәүләт думасы беренче укуда үз илебез автомобиль сәнәгате продукциясен гамәлгә ашырырга ярдәм итүче “ дәүләт һәм муниципаль кирәклеге өчен товарларны китереп торуга заказларны урнаштыру, эшләрне башкару, ярдәм күрсәтү турында” 55 ФЗ статьясына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты кабул ителде дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International