Татарстан Республикасының Дәүләт Советында “Төнге вакытта гражданнарның тынычлыгын саклау турында” Татарстан Республикасы законы проектын эшләү буенча эшче төркем оештырылды. Аның составына Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтләнгән вәкил Р.Г.Вагыйзов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук саклау комитеты рәисе урынбасары Р.Г.Ногманов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе җитәкчесе А.А.Ощепков
Кичә Татарстан Республикасы югары уку йортларының юридик факультетлары һәм бүлекләре студентлары арасында ТАССР юстиция министры Ә.Г.Таҗетдинов истәлегенә багышланган V Республика конкурсының йомгаклау туры тәмамланды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан Республикасының башкарма хакимияте органнары һәм Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча дәүләт идарәсенең территориаль органнары катнашында утырыш узды. Анда “Җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә Татарстан Республикасы законнары перспективалары һәм аны тормышка ашыру проблемалары турында” мәсьәләсе каралды. Фикер алышуда Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашты.