ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР юстиция министры М.М Корманов һәм ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты рәисе А.С. Федоров Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узган һәм муниципаль реформаны тормышка ашыруны законнар белән тәэмин итүгә багышланган матбугат очрашуында катнаштылар. 
Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җирле үзидарә буенча законнар иҗат итү эшчәнлеге йомгаклары яңгырады: бүгенге көндә республикада 999 муниципаль берәмлек төзелгән, аларның 43е - муниципаль район, 2се - шәһәр округы (Казан һәм Чаллы), 38е - шәһәр җирлеге һәм 916сы - авыл җирлеге. 11 шәһәр җирлеге һәм 1 авыл җирлеге яңа гына оешкан.
Кичә Кремльдә Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Кормановны кабул итте. Президент белән очрашуда Мидхәт Мәзгутович җәмәгать судьялары, дәүләт нотариаты эшчәнлекләренә, муниципаль районнарның чикләрен билгеләүгә кагылышлы һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышты.

22
гыйнвар, 2007 ел
дүшәмбе
2007 елның 18-21 гыйнварында Казан шәһәрендә Крутушка санаториясе базасында Мәктәп укучыларының хокук белеме буенча республика олимпиадасы үтте. Олимпиадада Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм авыллары мәктәпләренең 9-11 сыйныфларында белем алучы 191 укучы катнашты. Хокукый олимпиаданы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырдылар.
Олимпиаданың абсолют җиңүчесе итеп Казан шәһәренең Мәскәү районындагы 2 нче лицей-интернатның 11 сыйныф укучысы Мәвләкәев Илсур танылды. 10 һәм 9 сыйныфлар арасында беренче урыннарны Адишова Алинәгә (КДУ каршындагы Лобачевский исемендәге лицей) һәм Васянин Ярославка (Казан шәһәренең Мәскәү районындагы 75 нче лицей) бирделәр. Җиңүчеләрнең өчесе дә - Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Тимур Акчурин шәкертләре.

19
гыйнвар, 2007 ел
җомга
2007 елның 16 гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләүче комитет утырышы узды. Анда “Вәкаләтләрне чикләүне камилләштерү белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 29.12.2006 елдагы Федераль законны тормышка ашыру буенча чаралар турында мәсьәлә каралды.
Икенче итеп “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан ТР Дәүләт Советына кертелә торган закон проектларын, шулай ук ТР Министрлар Кабинеты әзерли торган бүтән норматив хокукый актлар проектларын әзерләүнең сыйфатын күтәрү буенча чаралар турында “ ТР МК карары проекты турында мәсьәләне карадылар. 

17
гыйнвар, 2007 ел
чәршәмбе
2007 елның 16 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров 2006 елда Татарстан Республикасында мәктәп яшендәге балаларны һәм Татарстан Республикасының башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучыларны профилактик медицина тикшерүе, шул исәптән наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр куллануны рөхсәт итүче затларны табу предметына да тикшерү мәсьәләсе каралган киңәшмәдә катнашты.

15
гыйнвар, 2007 ел
дүшәмбе
2007 елның 15 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров ТР Дәүләт Советының Законлылык, регламент һәм депутат этикасы буенча комитетында үткән эшче төркем утырышында катнашты. Анда 2003 елның 12 маендагы “Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында” ТР Законына Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына һәм аларның вазыйфаи затларына мөрәҗәгатьләрендә гражданнар хокукларына өстәмә гарантияләр кертү буенча тәкъдимнәр каралды.

12
гыйнвар, 2007 ел
җомга
Юстиция министры М.М.Корманов 2006 елда ТР Юстиция министрлыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча эш нәтиҗәләренә багышланачак Юстиция министрлыгының киңәйтелгән коллегиясенә әзерлек буенча эш киңәшмәсе үткәрде.
Көн үзәгенә куелган икенче мәсьәлә Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасына мәгълүмат әзерләү турында иде. Мәгълүмати белешмәгә җирле үзидарә, коррупция белән көрәш, җәмәгать судьялары хакындагы мәсьәләләрне кертергә дигән тәкъдимнәр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International