ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты 2023 елның 23 августында Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясенә дәгъва итү өчен документлар кабул итү башлануы турында хәбәр итә.

“Эфир” телеканалының “Яңа иртә” программасында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов республикада яшәүчеләрнең теләсә кайсы вакытта җирле үзидарә органнары кабул иткән актлар белән ничек таныша алулары турында җентекләп сөйләде.


23
август, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә административ комиссияләрнең административ җәза билгеләү турындагы карарларын үтәү һәм 2023 елның 1 яртыеллыгы йомгаклары буенча түләнмәгән штраф суммаларын киметү эшен оештыру мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды.


22
август, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары эшчәнлеген камилләштерү максатыннан, Республика Рәисе дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары реестрына үзгәрешләр кертү турында Указга кул куйды. Указ нигезендә “консультант” вазыйфасы “җәмәгать судьясы ярдәмчесе” вазыйфасы белән алыштырыла.


21
август, 2023 ел
дүшәмбе

Россия венчур форумы 2024 елның 26 апрелендә “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгендә узачак. Бу хакта Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган боерыкта әйтелә. Документ ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре даими рәвештә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны кабул итә, шул исәптән күчмә чаралар да оештыра. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү “Демография” милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.


19
август, 2023 ел
шимбә

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ел саен уку елы башлануга багышланган бәйрәм чарасы уза. Бәйрәмнең төп геройлары - Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратлары хезмәткәрләренең һәм җәмәгать судьяларының  1 сентябрьдә беренче класска барачак балалары булды.


18
август, 2023 ел
җомга

Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин 2023 елның 1 яртыеллыгында Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Алабуга һәм Зәй районнары белән мөлкәти булмаган характердагы таләпләрнең һәм башкарма производстволарның үтәлешен мониторинглау нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде.


17
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Министрлык хезмәткәрләре тарафыннан Биектау муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль районга керүче җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен үтәвен өйрәнү буенча күчмә чара үткәрелде.


16
август, 2023 ел
чәршәмбе

 Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International