ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2023 ел
җомга

Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советы утырышы узды.

 Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман һәм Спас районнары белән мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне һәм башкарма производстволарны үтәү буенча чираттагы киңәшмә үткәрде.

Министрлык хезмәткәре Нурлат муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль районга керүче җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен үтәвен өйрәнү буенча күчмә чара үткәрде.

Чара барышында җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән проблемалы мәсьәләләр тикшерелде, дәүләт вәкаләтләрен үтәгәндә эш нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан тәкъдимнәр бирелде.


29
август, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы искә төшерә: республика халкы “Татарстан Республикасы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү” темасына сораштыруда катнаша ала.

Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча Министрлык комиссиясе утырышы уздырылды.


28
август, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисенә Байлар Сабасында яңа хокукый ярдәм үзәген тәкъдим иттеләр.


25
август, 2023 ел
җомга

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов видеоконференц-элемтә режимында “Муниципаль норма иҗат итүдә автоматлаштырылган “Кодекс” мәгълүмати системасын куллану практикасы” темасына киңәшмә үткәрде.

Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов муниципалитетлар өчен шәһәр һәм авыл җирлекләрендә җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проектларын әзерләү мәсьәләләре буенча видеоконференц-элемтә режимында эшлекле киңәшмә үткәрде. Шәһәр төзелешен зоналаштыру документлары өстендә эш белән бәйле проблемалы мәсьәләләрне тикшерүдә “Татарстан Республикасы киңлек мәгълүматлары фонды” ДБУ, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкилләре катнашты.

Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов 2023 елның 1 яртыеллыгында Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск һәм Мамадыш районнары белән мөлкәти булмаган характердагы таләпләрнең һәм башкарма производстволарның үтәлешен мониторинглау нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде.


24
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин эш визиты белән Саба районында булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International