ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Юстиция министрлыгы республика хакимият органнары, прокуратура һәм нотариат органнары белән берлектә республика халкына түләүсез юридик консультация үткәрәчәк.


20
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта республиканың Питрәч районы авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул иттеләр.

Бүген Дәүләт Советы утырышында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин парламентарийларга “Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында” Татарстан Республикасы Законының яңа редакциясен тәкъдим итте.

Казан шәһәре административ комиссиясе мәйданчыгында Әлки, Бөгелмә, Нурлат, Питрәч, Теләче муниципаль районнары административ комиссияләренең җаваплы секретарьларының чираттагы стажировкасы узды.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын:  оештыру эше һәм документлар әйләнеше бүлеге башлыгы вазыйфасын биләүгә конкурс узды.

“Эфир” телеканалының “Яңа иртә” тапшыруында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин республиканың җәмәгать судьялары суд участокларында “Электрон чират” сервисы ни өчен кирәклеге турында сөйләде.


19
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов видеоконференц-элемтә режимында “Муниципаль нормалар иҗат итүдә автоматлаштырылган “Кодекс” мәгълүмат системасын куллану практикасы” темасына киңәшмә үткәрде.


18
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Юстиция министрлыгында Татарстан Җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен укытулар узды.


17
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркеме утырышы узды.


15
апрель, 2023 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында “Хезмәт резервлары” спорт комплексында баскетбол буенча ярышлар узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International