ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2022 ел
җомга

Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк мәйданчыгында халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган «Алма — Бирмә» республика коррупциягә каршы форумы узды.


8
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Ел дәвамында дәүләт хакимияте органнары, шул исәптән Татарстан Юстиция министрлыгы тарафыннан 200 дән артык дәүләт һәм муниципаль хезмәт электрон рәвешкә күчерелде.

Бүген Министрлыкта республиканың Лениногорск районы авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул итү булды.


7
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Коррупциягә каршы юнәлештәге республика иҗади конкурсларында җиңүчеләрне һәм номинантларны бүләкләү булды, анда укучылар, студентлар, җәмәгатьчеләр, журналистлар катнашты.

Бүген министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә видеоконференция режимында 13 муниципаль административ комиссия һәм суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе вәкилләре белән эшлекле киңәшмә узды.

Министрлыкта Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме утырышы узды.

“Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы” ДКУ җитәкчесе Марс Фәтхуллин  балигъ булмаган балалары булган, ә ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча бердәм кабул итү көнендә катнашты.

8 декабрьдә Казанда Юстиция министрлыгы I, II һәм III төркем инвалидларга,  шулай ук инвалид балалар һәм аларның вәкилләре өчен түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы үткәрәчәк.


6
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Казан федераль университеты студентлары VI Бөтенроссия хокукый (юридик) диктант яздылар. Диктант язу дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар ярдәмендә Россия юристлары ассоциациясе тарафыннан оештырыла.


5
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә чикләнмәгән мөмкинлекләр фестивале узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International