2020 елның 4 декабрендә 10.00 сәгатьтә Халыкара инвалидлар көне кысаларында Юстиция министрлыгы I, II һәм III төркем инвалидларга, инвалид балаларга, шулай ук аларның вәкилләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәк.
2020 елның 12 декабрендә Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан «Гражданин» иҗтимагый хәрәкәте ел саен «Россия Федерациясе Конституциясен белүгә Бөтенроссия тесты» акциясен уздыра. Акциядә 12 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала.
Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советында «Элеккеге тоткыннарны ресоциализацияләүдә дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнарының роле» темасына онлайн-режимда узган утырышта катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары оешуның 20 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Казан шәһәре җәмәгать судьялары суд участоклары хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.
Юстиция министрлыгы командасы Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында «Буревестник» спорт комплексында узган йөзү ярышларында катнашты.
1929 елның 16 ноябрендә ТАССР ҮБК Президиумы утырышында юстиция халык комиссары һәм ТАССР Прокуроры итеп Филиппов Василий Никитовичны билгелиләр.
Хокук бозуларны профилактикалау буенча республика хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме Биектау районында күрсәтелгән юнәлеш буенча эшнең торышын өйрәнде.
Кичә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы консультанты вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс булды. Конкурста катнашу өчен 10 дәгъвачы гариза биргән, шуларның өчесе конкурска килмәгән.
2020 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече вазыйфасына конкурс игълан ителә.
Юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина эш визиты белән Сарман һәм Зәй суд районнары җәмәгать судьялары участокларында булды.