Бүген Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү комитетының экспертлар советы утырышы узды. Юстиция министрлыгы мәйданчыгында узган утырышта Татарстан Республикасы законнары проектларын карадылар һәм хупладылар:
Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Теләче районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы 27 февральдә Яшел Үзән шәһәренең «Маяк» спорт комплексы базасында узган Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышларында 3 нче урынны яулады.
Бүген министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов муниципаль хезмәтләр күрсәтү тәртибен һәм ярдәм чараларын билгели торган муниципаль норматив хокукый актларга салым бурычының булмавы турында шартларны кертү мәсьәләсе буенча онлайн-киңәшмә үткәрде.
Бүген Ярославль өлкәсе җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү агентлыгы белән онлайн режимда киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы «Бөтенроссия чукраклар җәмгыяте» инвалидлар иҗтимагый оешмасының Татар республика бүлеге белән берлектә, сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән затларга – чукракларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара оештырды.
2021 елның 18 февралендә министрның беренче урынбасары Айнур Галимов җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен «Җирле үзидарә органнарының норма чыгару эшчәнлеге. Закон чыгару инициативасы. Муниципаль норматив хокукый актлар проектларын юридик-техник рәсмиләштерү» темасына видеоконференцэлемтә режимында белем бирү семинары уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында республиканың яңа кабул ителгән җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен «Һөнәргә кереш» программасы буенча стажировка мәйданчыгы узды.
Бүген министр урынбасары М.М. Ибәтов муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде. Киңәшмә муниципаль хезмәтләр күрсәтү тәртибен һәм ярдәм чараларын билгеләүче муниципаль норматив хокукый актларга салым бурычларының булмавы турында шартларны кертү мәсьәләсенә багышланды. Йөкләмәне үтәү срокларына игътибар юнәлтелде.