4 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Казан шәһәре, Имәнлек ур., 43 В ("Восхождение" инвалидларны тернәкләндерү үзәге" ДАСУ) адресы буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы оештырылды.
Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин коррупциягә каршы юнәлештәге иҗади эшләр республика конкурсларына йомгак ясауда һәм җиңүчеләрне бүләкләүдә катнашты. Республиканың мәктәп укучылары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары лаеклы бүләкләрен алдылар.
Хөрмәтле юридик җәмгыять вәкилләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Юристлар көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!
Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Идел буе шәһәрләре ассоциациясенең Казан шәһәре башкарма комитетында узган практик семинарында катнаштылар.
4 нче декабрьдә Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы оештыра.
2019 елның 28 ноябрендә юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов республиканың Чүпрәле һәм Кама Тамагы муниципаль районнарында яшәүче гражданнарны видеокабул итте.
2019 елның 28 ноябрендә юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә видеоконференцэлемтә режимында “Төбәк законнары аналитигы” автомат мәгълүмат системасын куллану практикасы” темасына семинар-киңәшмә узды.
2019 елның 27 ноябрендә юстиция министры Рөстәм Заһидуллин VI чакырылыш Дәүләт Советы утырышында катнашты.
2019 елның 27 ноябрендә юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җирле үзидарә органнарының административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле урындагы затлары, административ комиссияләр секретарьлары, шулай ук юридик хезмәтләр хезмәткәрләре белән “Административ җаваплылыкка тарту практикасы” темасына видеокабул итү чарасын уздырды.
2019 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә монополиягә каршы федераль хезмәтнең укыту-методик үзәге базасында узган киңәшмәдә катнашты.