ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә идарә башлыгы урынбасары – Татарстан Республикасы Президенты идарәсенең коррупциягә каршы мониторинглау бүлеге башлыгы Р.Р. Гатин, шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында   “2015-2021 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәте үтәлеше” дәүләт программасы чараларының  2019 елның беренче яртыеллыгындагы  үтәлеше турында” темасына киңәшмә узды.


25
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Россия Юстиция министрлыгына йөкләнгән вазыйфаларны нәтиҗәле хәл итүдә булышлыгы өчен Татарстан Республикасы юстиция министры  Р.И. Заһидуллин  Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде.


24
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 21 июнендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар үткәрелде.


21
июнь, 2019 ел
җомга

2019 елның 20 июнендә  А.Г.Гатауллин рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы  каршындагы Иҗтимагый совет утырышы  узды.  

2019 елның 20 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов рәислегендә видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмә узды. Ул җирле үзидарә органнарының бирелгән Татарстан Республикасы аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруларына, аларны гамәлгә ашыру турында хисаплар һәм мәгълүматлар, шулай ук мөлкәти исклар турындагы мәгълүматларны бирүләре мәсьәләләренә багышланган иде.


19
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 18 июненнән 19ына кадәр  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты, Балтач һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарының юридик хезмәтләре җитәкчеләре “Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза” юнәлеше буенча   стажировка уздылар.

2019 елның 19 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов рәислегендә “Законсыз төзелешләр белән бәйле мәсьәләләрне хокукый җайга салу” темасына видеоконференцэлемтә режимында җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен кабул итү оештырылды.

2019 елның 18 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрен Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килүгә аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.

2019 елның 18 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы урыннарын биләүгә  конкурс игълан ителә.


17
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 14 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Судьялар советының Р.Ф.Гафаров җитәкчелегендә Арчада узган күчмә утырышында катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International