2019 елның 13 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә муниципаль хезмәткәрләрнең тормышларын һәм сәламәтлекләрен мәҗбүри иминләү мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында семинар-киңәшмә узды.
2019 елның 11 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасында катнашты.
2019 елның 10 июнендә җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлегенең әдәп баручы советнигы Ю.М.Златина тикшерү белән Зеленодольск муниципаль районына чыкты
2019 елның 6 июнендә Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы А.В.Воробьёв җәмәгать судьяларын квалификация күтәрү курсларын уңышлы тәмамлаулары белән тәбрик итте.
2019 елның 6 июнендә җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлегенең әдәп баручы советнигы Ю.М.Златина тикшерү белән Биектау муниципаль районына чыкты
2019 елның 2 июнендә “Волга” яшьләр үзәге базасында туристик слет узды. Чарада 24 команда катнашты, алар һәрберсендә 6 шар команда итеп 4 төркемгә бүленделәр.
2019 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы министры урынбасары М.М.Ибәтов җитәкчелегендә Татарстан Республикасының административ-территориаль берәмлекләре һәм торак пунктлары реестрында булган Татарстан Республикасы торак пунктлары исемнәрен ачыклау мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
2019 елның 31 маенда Татарстан Республикасы юстиция министрының бренче урынбасары А.Г.Галимов Нурлат муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итте.
2019 елның 31 маенда Татарстан халыклары дуслыгы йортында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан һәм балаларның хокукларын тәэмин итү өлкәсендә аерым вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы тармак министрлыклары һәм ведомстволарының вәкилләре, прокуратура органнары, нотариуслар һәм адвокатлар катнашында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган “Детский вопрос” чарасы кысаларында гражданнарга консультатив, хокукый һәм юридик ярдәм күрсәтү чарасы узды.
2019 елның 30 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Янгын куркынычсызлыгы турында” 1994 елның 21 декабрендәге 69-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында янгын куркынычсызлыгын пропагандалау һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында ел саен инструктаж уздыру кысаларында үзәк аппаратны эвакуацияләү буенча өйрәнүләр узды. Аннан соң Россия ЭЭМ Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе вәкиле – Казан шәһәре буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлегенең өлкән дознавателе катнашында лекция узды.