ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 20 маеннан 22сенә кадәр Татарстан Республикасы  Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме  профилактика эшләре торышын  өйрәнү өчен Актаныш районына  чыктылар.

 

2019 елның 22 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Ш.Х.Гафаров рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы узды.

 


22
май, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 21 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы аппаратларына яңа кабул ителгән хезмәткәрләр “Профессиягә кереш” программасы буенча стажировка уздылар.

2019 елның 21 маенда юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов рәислегендә Казан шәһәре административ комиссиясе  һәм суд приставлары хезмәте вәкилләре катнашында  чираттагы киңәшмә уздырылды.

 

 


21
май, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 21 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында эшләүче дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.


17
май, 2019 ел
җомга

2019 елның 14 маеннан  16сына кадәр Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме Татарстан Республикасының Азнакай муниципаль районына чыктылар. Тикшерү барышында хокук бозуларны профилактикалау буенча аерым юнәлешләр буенча эшли торган субъектлар эшчәнлеге,  шулай ук “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору” дәүләт программасы үтәлеше дә тикшерелде.

Татарстан Республикасында “Иң яхшы муниципаль практика” бөтенроссия конкурсының республика этабы түбәндәге номинациләр буенча уздырыла: 

“Шәһәр төзелеше сәясәте, халык яшәеше өчен уңайлы шартлар тудыру һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү”;

“Муниципаль икътисадый сәясәт һәм муниципаль финанслар белән идарә”;

“Муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр белән нәтиҗәле “кире элемтә”не тәэмин итү, территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү һәм гражданнарны җирле үзидарәне башка формаларда гамәлгә ашыруга (гамәлгә ашыруда катнашуга) тарту”; 

“Милләтара тынычлыкны ныгыту, милли сәясәт өлкәсендәге башка чараларны муниципаль дәрәҗәдә гамәлгә ашыру”. 


16
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 16 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә  конкурс игълан ителә.

2019 елның 15 маенда Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов рәислегендә “Җирле үзидарә органнарының сәяси партияләр һәм коммерцияле булмаган оешмалар белән үзара хезмәттәшлеген оештыру. Халык белән чаралар турындагы законнарны гамәлгә ашыру” темасына видеоконференцэлемтә режимындагы белем бирү семинары узды.


15
май, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 14 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында эшләүче 6 дәүләт хезмәткәренә квалификация имтиханы уздыру һәм 10 дәүләт хезмәткәрен аттестацияләү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International