ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 13 маенда  Татарстан Республикасы Юстиция  министрлыгында Азнакай һәм Актаныш  районнарында күчмә чыгышларга  әзерлек кысаларында Хокук бозуларны  профилактикалау буенча Татарстан  Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең  эшче төркеме әгъзалары киңәшмәсе  узды.


13
май, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 9 маенда  министр урынбасары Н.В.Рагозина һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чараларда катнаштылар.


11
май, 2019 ел
шимбә

2019 елның 9 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин республиканың Чистай муниципаль районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашты.


6
май, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 1 маенда  Татарстан Республикасы юстиция  минисры Р.И.Заһидуллин Чистай  муниципаль районында Яз һәм  Хезмәт бәйрәменә багышланган  чараларда катнашты.


30
апрель, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 30 апрелендә  Татарстан Республикасы юстиция  министры Р.И. Заһидуллин Татарстан Республикасының Чистай муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте. Гражданнарны кабул итү чарасында шулай ук Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Э.Р. Хәсәнов та катнашты.

 

2019 елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Сарман муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.

1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2019 елның 30 нчы апрелендә Татарстан халыклар дуслыгы йортында (Павлюхин урамы, 57 йорт, 1 к.)  Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү оештырылды.


29
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының  Галимов Айнур Газинур улы, Латыйпов Наил Ирек улы, Мингалимов Илфат Марат улы, Әлмөхәммәтов Линар Ринат улы, Кузюров Руслан Равил улы, Сөләйманов Марсель Данил улы, Хөснетдинов Ильяс Дамир улы һәм Хәйруллина Гөлнара Рәис кызы составындагы командасы Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең 2019 елдагы волейбол буенча  спартакиадасында IV урынны алды.


26
апрель, 2019 ел
җомга

2019 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министрлык аппараты һәм җәмәгать судьялары аппаратлары  хезмәткәрләре балалары арасында “Алар Ватан өчен көрәштеләр” темасына иң яхшы рәсем һәм “Онытмаска ант итәбез!” темасына шигырь укучылар бәйгеләре уздырылды.

2019 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында  хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г. Галимов алып барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International