2019 елның 16 декабрендә юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының икътисад, финанслар һәм мәгълүмати (цифрлы) технологияләр өлкәсендә норматив хокукый актлар проектлары буенча эшче төркем утырышын уздырды, анда "Россия Федерациясе Җир кодексының 7 статьясына үзгәреш кертү турында" Россия Федерациясе Федераль законы проекты хакында фикер алышынды.
2019 елның 13 декабрендә юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Балтач муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.
Бүген Казахстан Республикасы Югары Суды судьясы Бауырҗан Жумагулов Казан шәһәренең Киров суд районы җәмәгать судьялары бинасында булды.
Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов “Муниципаль норматив хокукый актларны татар теленә тәрҗемә итү” дип аталган квалификация күтәрү программасын ябуда катнашты.
Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин бүген Чистай шәһәрендә район башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә узган Чистай муниципаль районы Советының чираттагы илленче утырышында катнашты.
2019 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында "Үз һөнәрендә иң яхшысы" исеменә конкурс финалы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды, анда депутатлар кайбер закон проектларын һәм мәсьәләләрне карадылар.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2019 елның 7 декабрендә "Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Юстиция министры Р.И. Заһидуллин Казан Ратушасында Г. Ф. Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юридик премиясен һәм Татарстан Республикасының "Ел юристы" юридик премиясен тапшыру тантанасында катнашты. Чара башланганчы Татарстан Республикасы Президенты Россия юристлары ассоциациясе җитәкчелеге һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы граждан законнарын кодификацияләү һәм камилләштерү советы әгъзалары белән очрашты. Р. Н.Миңнеханов катнашучыларны сәламләде һәм узган Юристлар көне белән котлады.
2019 елның 6 декабрендә юстиция министры Р.И. Заһидуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшинның Россия Федерациясе Дәүләт Думасының дәүләт корылышы һәм закон чыгару Комитеты рәисе П. В. Крашенинников һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Г. П. Хованская белән эшлекле очрашуында катнашты. Алар Казанга Граждан законнарын кодификацияләү һәм камилләштерү буенча Россия Федераөиясе Президенты каршындагы советның күчмә утырышында катнашу өчен килгәннәр.