ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2019 ел
җомга

2019 елның 27 июнендә  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасының аларга бирелгән аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәүләренә күзәтчелек итү һәм җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләренә суд практикасы буеча хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан Кайбыч муниципаль районына чыктылар.

 


27
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча комиссия утырышы булды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин алып барды.

26 июньдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ел саен уздырыла торган  “25 изге эш” акциясен гамәлгә ашыру кысаларында, Татар Автоном Совет Социалистик республикасы оешуга һәм ТАССР Халык комиссариаты гамәлгә куелуга 100 ел тулу уңаеннан  Министрлык “Акыл ягыннан артта калган балалар өчен Дәрвишләр бистәсе интернат-йорты” дәүләт казна учреждениесенә хәйрия ярдәме күрсәтте.

2019 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә “Кодекс” мәгълүмат системасының “Төбәк законнары аналитигы” автомат мәгълүмат системасын куллану практикасы” темасына видеоконференция режимындагы семинар-киңәшмә узды.

2019 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә идарә башлыгы урынбасары – Татарстан Республикасы Президенты идарәсенең коррупциягә каршы мониторинглау бүлеге башлыгы Р.Р. Гатин, шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында   “2015-2021 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәте үтәлеше” дәүләт программасы чараларының  2019 елның беренче яртыеллыгындагы  үтәлеше турында” темасына киңәшмә узды.


25
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Россия Юстиция министрлыгына йөкләнгән вазыйфаларны нәтиҗәле хәл итүдә булышлыгы өчен Татарстан Республикасы юстиция министры  Р.И. Заһидуллин  Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде.


24
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 21 июнендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар үткәрелде.


21
июнь, 2019 ел
җомга

2019 елның 20 июнендә  А.Г.Гатауллин рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы  каршындагы Иҗтимагый совет утырышы  узды.  

2019 елның 20 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов рәислегендә видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмә узды. Ул җирле үзидарә органнарының бирелгән Татарстан Республикасы аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруларына, аларны гамәлгә ашыру турында хисаплар һәм мәгълүматлар, шулай ук мөлкәти исклар турындагы мәгълүматларны бирүләре мәсьәләләренә багышланган иде.


19
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 18 июненнән 19ына кадәр  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты, Балтач һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарының юридик хезмәтләре җитәкчеләре “Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза” юнәлеше буенча   стажировка уздылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International