ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 4 нче октябреннән 5есенә кадәр Татарстан Республикасының  Хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме бу юнәлештәге эшләрнең оештырылу дәрәҗәсен тикшерү максатыннан Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районына чыктылар.

2017 елның 5 октябрендә Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгында  министр урынбасары Н.В.Рагозина  Россия дәүләт гадел хөкем  университетының Казан филиалының  дүртенче курс студентлары белән  очрашты.

2017 елның 5 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” конкурсын (алга таба – Конкурс) оештыру һәм уздыру комиссиясе утырышы узды.

2017 елның 2 - 4 октябрь  көннәрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә өлкәсендә норматив хокукый эшчәнлек  һәм муниципаль регистрны алып бару бүлеге хезмәткәре Алексеевск һәм Лаеш муниципаль районнарына чыктылар.


5
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 4 октябрендә Татарстан  Республикасы юстиция министрының  беренче урынбасары А.Г.Галимов  җитәкчелегендә  “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру ” дәүләт программасын үтәүне гамәлгә ашыручылар белән киңәшмә узды.

2017 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина җитәкчелегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары өчен суд участоклары эшчәнлегендәге актуаль мәсьәләләр буенча видеоконференцэлемтә режимында семинар-киңәшмә узды.

2017 елның 4 октябрендә Татарстан  Республикасы юстиция министры  урынбасары вазыйфаларын башкаручы  М.М.Ибәтов республиканың Апас, Әлмәт, Чирмешән муниципаль районнарында  яшәүче гражданнарны видеокабул  итте.

2017 елның 4 октябрендә  Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларын аттестацияләү комиссиясе утырышы үткәрелде.


4
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында, Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында булган матур гадәт нигезендә министр ярдәмчесе Илдус Хафизов Министрлык эшенә зур өлеш керткән ветераннарны котлады.

2017 елның 2 нче октябрендә  Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы М.М.Ибәтов өлкәннәр көне кысаларында Тәтеш муниципаль районында узган бәйрәм чараларында катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International