ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 16 июлендә Татарстан  Республикасы юстиция министры  урынбасары  М.М.Ибәтов Тәтеш муниципаль  районында булып, традицион Әтрәс  укуларында катнашты.


17
июль, 2017 ел
дүшәмбе
2017 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Тәтеш муниципаль районында уздырылган балалар сабантуен карады.

13
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе
2017 елның 12 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов һәм министр урынбасары вазыйфаларын башкаручы А.В.Воробьёв республиканың Кама Тамагы суд районы буенча 1 нче суд участогы бинасы ачлышында катнаштылар.

12
июль, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 11 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утызынчы утырышы кысаларында “хөкүмәт сәгате”ндә “Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы законнарны гамәлгә ашыру барышы турында” темасына доклад белән чыгыш ясады.


11
июль, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 11 июлендә бишенче чакырылыш Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  утызынчы утырышында депутатлар  бертавыштан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында структур бүлекчә башлыгы вазыйфасын биләүче Руслан Рамил улы Нәбиуллинны Саба суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы итеп сайладылар.


10
июль, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 9 июлендә Татарстан  Республикасы юстиция министры  урынбасары М.М.Ибәтов Тәтеш муниципаль районында Сабантуй милли бәйрәмендә  катнашты.

Тәтеш районы халкын котлап, Мөхәррәм Мансур улы аларга Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның котлау сүзләрен дә җиткерде.

2017 елның 6 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин “Тәтешнең А.С.Ханжин исемендәге 1 нче УБМ” мәктәбе базасында урнашкан “Маленькая страна” һәм “Панама” мәктәп яны лагерьларын карады. Шулай ук ул Тәтеш шәһәренең “Стендка һәм пуля белән ату буенча республика махсус олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе” белем бирү үзәге филиалы каршындагы “Стендовик” спорт-сәламәтләндерү палатка лагеренда да булды.


7
июль, 2017 ел
җомга

2017 елның 5-6 июль көннәрендә  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмати-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасының Бөгелмә һәм Ютазы муниципаль районнарында “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.


4
июль, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 1 июлендә Татарстан  Республикасы юстиция министры  урынбасары М.М.Ибәтов Ульяновск  өлкәсенең Иске Кулатка районы  Иске Кулатка шәһәр тибындагы  бистәсендә Сабантуй милли бәйрәмендә  катнашты.

2017 елның 4 июлендә Татарстан  Республикасы юстиция министры  урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Судьялар советының Лаеш шәһәренең Мәдәният йортында Р.Ф.Гафаров рәислегендә узган утырышында катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International