ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 30 июнендә  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмати-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында  “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.


29
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 29 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды.

2017 елның 28 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин раслаган график нигезендә республиканың Актаныш, Әлки, Бөгелмә һәм Мөслим муниципаль районнарында яшәүче гражданнарны видео кабул итте.

28 июньдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җитәкчелегендә республиканың шәһәр округлары һәм муниципаль районнары җирле үзидарәләре органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләре өчен видеоконференцэлемтә режимындагы белем бирү семинары узды.


27
июнь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 27 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов расланган график нигезендә Зәй муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы министрлык аппаратында һәм җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының кадрлар резервына кертелүгә конкурс игълан итә.


26
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

26 июньдә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Татарстан Республикасы Инновацияле үсеш агентлыгында 5 нче эшче төркемнең Татарстан икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча эшчәнлеге турындагы доклад белән чыгыш ясады.

2017 елның 23 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин Тәтеш муниципаль районы мәктәпләрен тәмамлаучыларга аттестатлар тапшыру тантанасында катнашты.


23
июнь, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы Президентының 2017 елның 23 июнендәге ПУ-535 номерлы Узазы белән элек Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары булып торган Рөстәм Илдус улы Заһидуллин Татарстан Республикасының юстиция министры итеп билгеләнде.

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Л.Ю.Глухова Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт-хокукый идарәсе башлыгы вазыйфасына билгеләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International