20 июнь көнне Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары, бишенче эшче төркем җитәкчесе урынбасары җитәкчелегендә эшче төркемнең Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча чираттагы утырышы узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы министрлык аппаратына һәм җәмәгать судялары аппаратларына Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтләренең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә.
22 июньдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды.
2017 елның 21 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасының 6 граждан хезмәткәренең квалификация экзаменын бирүе, 6 дәүләт хезмәткәренең аттестацияләү узуы буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы үткәрелде.
2017 елның 18 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Сургут шәһәрендә “Сабантуй” татар милли бәйрәме уңаеннан уздырылган чараларда катнашты. Бәйрәмдә катнашучыларга һәм кунакларга анда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов та сәламләү сүзләрен җиткерде.
2017 елның 20 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасында катнашты. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узды.
2017 елның 17 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Тәтеш муниципаль районының Килдеш авылында “Валда шинясь” (Кояш торгынлыгы көне) мордва мәдәнияте IV республика фестивалендә катнашты, район халкына һәм кунакларга нык сәламәтлек, иминлек теләп, сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.
2017 елның 15 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләү һәм кадрлар резервына кертелү буенча конкурслар үткәрелде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы министрлык аппаратына һәм җәмәгать судялары аппаратларына Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтләренең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә.
Татарстан Республикасы һәм Саха (Якутия) Республикасы арасындагы төбәкара хезмәттәшлек кысаларында тәҗрибә алмашу максатыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин җитәкчелегендә эш киңәшмәсе узды.